Русчасы – первоцвет лекарственный, баранчики, ключики. Бу үсемлек язга ишек ачып кертә дип санаганнар, ключики дигән атамасы шуннан килә. Рәсми атамасы – примула.
Яз җитеп, җир бераз гына җылына башлау белән, күләгәле, дымлы урыннарга – агач араларына, урман аланнарына, зират рәшәткәсе буйларына артык биек булмаган ачык-сары төстәге беренче чәчәкләр чыга.
Бер төптән берничә сабак чыгарып, сабак очында чуксыман озынча чәчәкләре булган үсемлек ул. Безнең Татарстанда күп җирдә үсә. Яфраклары озынча, кытыршы һәм җыерчыкланыбрак тора.
Нәүрүз чәчәгенең файдалы үзлекләрен халык медицинасы гына түгел, рәсми медицина да таный. Даруханәләрдә сатыла торган «Гербион» сиробы нәүрүз чәчәгенең тамырыннан ясалган.
Ул ютәлне дәваларга булышучы иң көчле үсемлекләрнең берсе булып санала. Русларның бу үләнне «откашник» дип тә атауларының сере шунда.
Борынгы халык имчеләре нәүрүз чәчәген төнәтеп, бронхит, туберкулез, коклюш, пневмония, ларингит, тонзиллит, ютәл белән авыручыларга эчергән.
Ул югары сулыш юллары ялкынсынганнан дәвалый.
Какырыкны яхшы кубара.
Вирусларны җиңәргә булыша, грипп вакытында ярдәм итә.
Тынычландыра, йокыга китәргә булыша.
Озакка сузылган баш авыртуын баса.
Җиңелчә генә эчне йомшарта. Шуңа да аны эче кибеп интеккән өлкән яшьтәгеләргә эчергәннәр.
Балаларда югары температураны төшерергә булыша.
Организмның тонусын күтәрә.
Йөрәкне ныгыта.
Бәвелне кудыра. Шушы үзлеге аны цистит, бөер авырулары һәм бөердә ташлар булганда шифалы итә.
Нәүрүз чәчәген хәзер – май башында, чәчәк аткан вакытта җыялар. Аның чәчәге генә түгел, яфрагы һәм тамыры да шифалы. Тамырын исә көз көне җыярга кирәк.
Салкын тигәннән, ютәлдән, грипптан, температурадан:
1 аш кашыгы кипкән чәчәкләрне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, көнгә 3 тапкыр яртышар стаканлап эчәләр. Ул бик нык тирләтә. Төнәтмәне эчкәч, салкынга чыкмый торыгыз.
Өлкәннәргә эч кипкәннән:
1 чәй кашыгы кипкән яфракларны 1 стакан кайнар суда 15 минут төнәтеп, иртән ач карынга 1 стакан күләмендә эчәргә кирәк. Кичке якта тагын бер тапкыр эчәргә була.
Баш өянәгеннән:
ярты литрлы буш банкага артык тыгызламый гына чәчәкләрен тутырып, өстенә чыкканчы коры шәраб салырга (йөзем шәрабы). 3 атна караңгы урында төнәткәннән соң, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 50 мл күләмендә эчәргә.
Бәвел юллары һәм бөер чирләреннән нәүрүз чәчәгенең тамыры булыша. 1 чәй кашыгы вакланган тамырга 1 стакан кайнар су салып, 2 сәгать төнәтергә. Көнгә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабып куярга.
Хәл кертер өчен: нәүрүз чәчәгенең яфракларын салатларга кушып ашарга. Нәтиҗәсе ике атнадан сизелә башлый.
Бик сирәк очракта нәүрүз чәчәгенә аллергия булырга мөмкин. Шулай ук нәүрүз чәчәген авырлы ханымнарга эчү тыела, ул аналыкны кыскарта. Озак вакытлар эчкәндә, ашказанын авырттырырга мөмкин. Сак булыгыз, башта табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк