– Глаукома – сиздерми генә сукырлыкка китерә торган иң мәкерле чирләрнең берсе. Дөньяда аның белән 100 миллионнан артык кеше авырса, Россиядә бу статистика – 1 миллион 300 мең, Татарстанда исә 36 мең 69 кешегә глаукома диагнозы куелган. Узган ел Татарстанда глаукома диагнозы куелучылар саны 2300 кешегә арткан. Әле бит үзенең бу чир белән авырганын белмәүчеләр тагын күпме?!
Медицина алга китеп, халыкның гомер озынлыгы арткан саен, глаукома белән авыручылар саны да арта, чөнки бу чир күбесенчә 55 яшьтән соң башлана, – дип белдерде Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табиб урынбасары Жиденко Елена Александровна. Илебездә халык сәламәтлеген саклау буенча милли сәясәт кысаларында, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында глаукоманы кисәтүгә багышланган матбугат чарасы узган иде.
Нәрсә ул глаукома?
Нинди чир соң ул глаукома, дигән сорауга гади генә итеп җавап бирсәк, ул – күз нервысына зыян килү һәм шуның аркасында күрү сәләтен бөтенләйгә югалту. Күз нервысына зыян килүнең төп сәбәбе – күз эчендәге басымның югары булуы. Ләкин 20 процент очракта күз эчендәге басым нормада була.
Глаукоманы ничек дәваларга?
Глаукоманы тулысынча дәвалау мөмкин түгел, шулай да аны контрольдә тотып, бөтенләй сукыраюдан котылып калырга мөмкин. Шуңа күрә күз табибына даими күренеп тору бик мөһим, чөнки глаукоманың бернинди дә билгеләре юк, аны бары табиб кына ачыклый ала.
Кемнәр аеруча куркыныч астында?
Глаукоманы ничек ачыкларга?
Глаукоманы вакытында ачыклау һәм алга таба сукыраюдан саклану өчен, 40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр офтальмологка күренү тиешле.
Ә 55 яшьтән соң күзләрнең сәламәтлегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Глаукоманы ачыклавы артык кыенлык тудырмый. Диагностика гади, ләкин тулысынча сукыраеп, инвалид калудан саклану өчен ул шулкадәр мөһим:
Глаукоманы туктату өчен гомер дәвамында күзгә һәр көнне дару тамчылары салу таләп ителә. 2023 елдан глаукомадан кулланыла торган дарулар пациентларга бушлай бирелә.
Глаукоманы булдырмас өчен нишләргә?
Беренче чиратта бу – организмның картаю процессын тоткарлау:
сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
тиешенчә йоклау (40 яшьтән соң табиблар йокы режимына аеруча игътибарлы булырга куша);
суны тиешле күләмдә эчү;
антиоксидантлар кабул итү;
хәрәкәтләнү;
дөрес туклану.
Әйе, болар үтә дә гади чаралар, ләкин нәкъ шушы чаралар сезгә гомер буена дөньяның матурлыгын күреп яшәргә мөмкинлек бирә.
фото: https://ru.freepik.com/free-photo/woman-eyes-consult_
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк