Логотип
Заман һәм без

Җир сөрергә сабан кирәкми

Сабан-сукасыз, тырмасыз җир эшкәртеп буламы? Җирне бөтенләй сөрмичә, анда күкрәп иген үсә аламы? Ышансагыз, ышаныгыз, ышанмасагыз, юк – ашлык чәчү өчен җирне сөрәсе дә, тырмалыйсы да юк икән бит. Сап-сары камыл арасына чәчәсең дә, уңыш өлгергәнен генә көтәсең! 

Сабан-сукасыз, тырмасыз җир эшкәртеп буламы? Җирне бөтенләй сөрмичә, анда күкрәп иген үсә аламы? Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, ашлык чәчү өчен җирне сөрәсе дә, тырмалыйсы да юк икән бит. Сап-сары камыл арасына бөртек  чәчәсең дә, уңыш өлгергәнен генә көтәсең! 


Без, гадәттә, инвесторларга шикләнеп караучан. «Аларның бар белгәне – җирләребездән табыш кына алу. Башкасы аларны кызыксындырмый», – дип зарлана кайсыбер якларда авыл халкы. Әйе, инвесторларның да төрлесе бар. Ләкин менә 5 сентябрь көнне Лениногорск районына барып, «Август-Лениногорск» җәмгыятенең биредә ничек эшләвен күргәч, җиргә сак караучы инвесторлар да барлыгына үзебез инандык. 
Мин бу оешма турында язарга җыенмыйм. Ләкин аларның өр-яңа эш алымнары бик кызык булып тоелды. Җирне сөрмичә генә эшкәртү, ягъни табигый җир эшкәртү алымы шәхсән үземне күптәннән кызыксындыра. Соң, язын көрәк белән җирне казымыйча гына мул уңыш алу перспективасы кемгә кызык булмас икән?! 


«Август» җәмгыятендә исә инде ничә ел рәттән җирне бары тик шушы ысул белән генә эшкәртәләр. Монда басулар сөрелми дә, тырмаланмый да. Уңышны җыеп алганнан соң калган сап-сары камыллар арасына кабат орлыклар чәчелә. No-till ысулы дип атала бу яңа алым. Яңа дисәк тә, алай ук яңа да түгел икән үзе, аны 1871 елда ук Овсинский фамилияле рус агрономы тәкъдим иткән булган. 
Беренче карашка гади кебек күренсә дә,  No-till бик катлаулы система ул һәм аны куллану өчен академик белемнәр кирәк. Кайсы төр үсемлектән соң кайсысы утыртыласы, чәчү юнәлеше – барысы да бик мөһим. Мәсәлән, көзге бодайның тамыры – чук тамыр. Бодайдан соң көнбагыш чәчелә. Аның тамыры – казыксыман, җиргә тирән төшә торган. Өченче елны шул ук басуда очлы тамырлы язгы бодай үсә. Дүртенче елны инде биредә рапс урын ала. Рапсны әле икенче төрле табигый сөрән дип тә йөртәләр. Ул җирне көпшәкләндерә, дәвалый. 
Басуларга авыр техника белән кермәү, туфракны тыгызландырмау да мөһим. Юлыгыз Лениногорск якларына төшсә, басуларда киң тәгәрмәчле әкәмәт тракторлар йөргәнен күреп, аптырамагыз. Махсус техника ул. Урып-җыю вакытында да монда комбайннар белән рәттән КАМАЗ машиналары барганын күрә алмассыз. Ашлыкны зур бункерларга бушатып, басу читендә торган йөк машиналарына чыгарып төйиләр. Авыр тракторлар, КАМАЗлар белән басу таптамыйлар.

– Лениногорск районында без инде өченче сезон эшлибез, – ди «Август-Агро» идарәче компаниясе баш агрономы Илнар Харисов. – Җыеп алган уңышка карап, дөрес юнәлештә баруыбызны аңлыйбыз. Без ирешкән нәтиҗәләребездән бик канәгать һәм шат.
Илнар әфәнде безгә  No-till ысулы турында да җентекле лекция укып алды. Әлеге ысулның нигезендә өч төрле операция ята икән. Беренчесе – ашлыкны чәчү. Икенчесе – игеннәрне, техник үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау. Өченчесе – уңышны җыеп алу.

No-till ул – җирдән сак файдалану да. Елның-елында туфракны сабан белән әйләндереп салып, аның уңдырышлы катламы юыла, туфракта яшәүче файдалы бактерияләр юкка чыга, туфрак үлә.
Быел «Август-Лениногорск» җәмгыяте 39 мең тоннадан артык иген җыеп алган. Тигезле-тигезсез, таулы-ташлы басулар өчен бу бик зур күрсәткеч. Ник дисәгез, Лениногорск ул күбрәк нефть төбәге һәм авыл хуҗалыгы тармагында беркайчан да әллә ни зур нәтиҗәләр белән дан казанмаган. Ә быел исә бер басуда көзге бодай уңышы гектарына 88,5 центнер булган.  Гомумән, уртача уңыш гектарына 48,29 центнер тирәсе. Бу – гаҗәеп яхшы күрсәткеч.
Биредә хәзер бары тик кукуруза гына традицион ысул белән үстерелә, калган культуралар өчен  No-till ысулы кулланыла. 
Авыл хуҗалыгында дроннарның да актив кулланыла башлаганын без биредә белеп кайттык. Көнбагышны киптерер өчен махсус сыеклыкны хәзер шуның белән генә сиптерәләр икән. 

Җирне сөрмичә генә эшкәртү ысулы белән кызыксынып барсам да, кызганыч, аны үземнең бакчамда да куллана алмыйм икән шул. Бәрәңге бакчасында кулланып карасагыз гына, диде агроном Илнар әфәнде. Югыйсә карап кайтырмын да, үзебезнең укучыларыбызны да өйрәтермен, дигән идем. Ул ниятем барып чыкмады әлегә...

фото: Анна Арахамия 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар