«Йолдыз»лар туе

Узган ел татар эстрадасы күп «йолдыз» буйдакларын «югалтты», яшь җырчы туташлар кияүгә чыкты.
Эстафетаны апрель аенда Мөнир Рахмаев башлап җибәрде. Ике ел очрашып йөргәннән соң, Илсөяр атлы туташка өйләнде. Хатыны банк сферасында эшли, матурлык өлкәсендә дә бизнесы бар. Мөнир үзе – Татарстанның төп тамадаларының берсе. Социаль челтәрләрдә яшь парлар белән төшкән бик күп фотолары булса да, үзенең туеннан фотосы юк. Бары тик никах фотосы белән генә чикләнгән.
Узган ел татар эстрадасы тагын бер «йолдыз»лы гаиләгә артты. 25 февральдә «Ваһапов фестивале йолдызлары» концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлсирин яраткан кешесенең тәкъдимен кабул итте, билгеле. Шаулатып туй уздырдылар. Инде бер ел буе шул туй шаукымында яшиләр. Концерт программалары да шушы яңалыкка багышланган. Быел 25 февральдә кабат туй-концерт уздырачаклар.
«Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдинова да җәй көне кияүгә чыкты. Һөнәре буенча ире Динислам – энергетик. Чиләбе егете. Айсылу Чиләбегә концерт куярга баргач танышалар. Өйләнешкәч, ире Казанга күченеп килә.
Яшь җырчы Диләрә Илалетдинова да кияүгә чыкты. Социаль челтәрләрдә никахтан да, туй күлмәге белән төшкән фотолары да бик күп. Башта иренең йөзен дә, исемен дә яшергән җырчы, хәзер ире белән төшкән фотоларны да куя. Алар бәби көтә.
Узган ел Татарстанның ике төп радиосының баш мөхәррирләре дә муеннарына «камыт» киде. «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов коллегасына – реклама бүлеге менеджеры Гөлинә туташка өйләнде.
«Татар радиосы» брендына әйләнгән Айваз Садыйров та быел буйдак булудан туктады. Арча районы кызы Алинәгә өйләнде. Үзе әйтүе буенча, ул булачак хатынын ун ел элек бер тапкыр озатып куйган булган. Күрәсең, кыз ун елдан соң гына исенә төшә. Аралашып китәләр дә Айваз, озакка сузмый, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
Социаль челтәрләрдә гауга тудырган туй – татар эстрадасының популяр композиторы, иң кыйммәтле аранжировщик Марат Мухинның туе булгандыр. Кәләше Гөлия белән никахтан фотоларын күргәннән соң, аны: «Гаиләңне ташлап, башка кешегә өйләнәсең», – дип сүгәргә тотыналар. «Дилә белән без күптән бергә түгел. Аның – үз тормышы, минем – үземнеке. Ул инде күптән икенче кешегә кияүгә чыкты. Аның барысы да әйбәт. Балабыз өчен дә борчыласы түгел. Кыскасы, барысын да үзебез беләбез», – дип җавап кайтара Марат. Кияү егете сөйгәненә багышлап җыр яза һәм аны туенда җырлый.
Җырчы-тамада Алмаз Мирзаянов туе узган елда «буйдакларны үтилизацияләүгә» нокта куйды. Августта никах укытып, декабрь аенда гөрләтеп туй уздырды ул. Алмаз сөйгәненә сюрприз әзерли. Туйларына Зөлфирәсенең яраткан җырчысы Айдар Галимовны чакырып, беренче биюләрен башкаралар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.