Шигъри сүздән сәхнә тагын җанланып китте
“Татар җыры” фестивале гадәттәгечә югары профессиональ дәрәҗәдә дәвам итә иде. “Хит парадлар лидеры” номинациясе җиңүчеләре Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗановка Алтын барс тапшырырга Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сәхнәгә чыккач, концертка шигъри сүз дә килеп керде.
Ул татар халкының җырчылары да, җырлары да күп дип зарланалар, зарланмаска кирәк, чөнки җыр – байлык ул, ә байлык күп булмый, дип үз фикерен белдерде. Һәм быелгы ел татар халкының җыр сәнгатендә олы югалтулар белән истә калачак, дип Әлфия Афзалова һәм Хәния Фәрхигә багышлап язган “Хушлашу” шигырьләрен укыды.
- Әлфия апа белән соңгы тапкыр дәваханәдә очраштык. Хәле бик авыр, күреп торам. Әлфия апа, нишләп йөрисез, авырып киттегезме әллә, дип сорадым. “Кит аннан, нәрсә сөйлисең, җырчылар авырый, димени? Мин монда гастрольләргә килдем”, - дип җырлап җибәрде. Менә шундый иде ул Әлфия апа.
Ул халкымның шатлыгы да,
Ул халкымның моң-зары.
Елата да, юата да,
Әлфия Афзалова.
Татар җыры бәйрәм итә
“Пирамида” залында.
Ә бәйрәмнең иң түрендә,
Халыкның күңел түрендә –
Әлфия Афзалова!
- Хәния белән соңгы тапкыр филармониядә аның концертында май аенда очраштык. Шунда ул миңа килде дә: “Разил, син бик күп җырлар яздың, мин җырладым. Ләкин минем җырларымның күбесе “кайтам инде”, дигән сүзләр белән. Әйдә әле син миңа “китәм инде” дигән бер җыр язып бир”, - диде. Ул моңсу булыр бит, дидем, ләкин каршы килмәдем. Исән вакытында яза башлаган идем, ул бакыйлыкка күчкәч язып бетердем.
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Елыйсы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.
Елларым, чакрымнар тартканда
Алыплар тавыннан яшәрдем.
Дөньяга килү бар, китү бар,
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,
Мин киткәч, бурычым җыр түләр.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз урманнар, кырларым,
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.
видео: TMTV
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.