Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

"Хәния Фәрхи алты кешелек, гомуми палатада ятты" - җырчыны Чаллыдагы танышлары искә ала

7 сентябрьдә, Казанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине 40 ын уздырдылар. "Челнинские известия" газетасы, җырчы белән якыннан таныш булган кешеләрнең Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре белән бүлешә.

7 сентябрьдә, Казанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине 40 ын уздырдылар. "Челнинские известия" газетасы, җырчы белән якыннан таныш булган кешеләрнең Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре белән бүлешә.

 

"Хәния кулында гап-гади гармун да искиткеч яңгырый иде"

 

 

Гөлзада РЗАЕВА, «Энергетик» мәдәният йорты директоры:

"Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһировкакияүгә чыккач, ул Казаннан Яр Чаллыга күченеп килә. Шулай итеп, "Энергетик" мәдәният йортында яңа солистка пәйда булды һәм беренче көннән үк үзе турында яхшы фикерләр тудырды. Чын артист - талантлы җырчы, чибәр һәм сөйкемле хатын-кыз. Хәтта гап-гади гармун да аның кулында үзенчәлекле булып яңгырый иде. Аның һәр җыры мәңгелек турында ачык "сөйләшү" иде - тормыш, мәхәббәт, аерылу, бәхет турында... 

Ләкин иң мөһиме - Хәния нинди генә очракта да сокландыргыч булып кала иде. Моның сере матур киемдә дә, прическада да түгел, ә аның чиста күңелендә. Иҗатын яратучы булсынмы, гади сөйләшүче булсынмы - кешеләрне үзенә тарту көчендә иде. Аның йөрәге кешеләр өчен һәрчак ачык иде, ул авыр минутта иң беренче булып ярдәмгә килә иде. Мондый нәрсәләр онытылмый. 

Хәниянең үлеме турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Моны гайбәттер дип уйладым, ләкин алай булмады... Йөрәктәге яра бетми, аңа бит әле рәхәтләнеп иҗат итәсе, тамашачыларны сөендереп кенә яшисе иде. Иманым камил, аның гомере җырларында мәңгелек булачак".

 

 

 

 

 

"Хәниядә йолдызлык чиренең эзе дә юк иде"

 

 

Әнисә ВӘЛИЕВА, КДМЦ перинаталь үзәге табибы:

"Бүгенге көнгә кадәр бәхетле әти-әни - Хәния Фәрхи һәм аның ире Габделхәй Биктаһировларның фотосурәтләрен кадерләп саклыйм. Әнисенең кулында кече кызлары Алсу. Ул Чаллы шәһәренең №1 бала тудыру йортында дөньяга килде. 

Барысы да кичә генә булган кебек. Ул вакытта мин бала тудыру бүлеге мөдире булып эшли идем һәм популяр җырчы мине беренче минутларда ук сөйкемлелеге, гел елмаеп торуы белән таң калдырды. Кайбер бала табучылардан аермалы буларак, сабырлыгы белән аерылып торды - үзен һаваланусыз, масаюсыз тотты. Хәтта йолдыз чиренең эзе дә юк иде, аерым палата турында да сорау булмады - Хәния Фәрхи алты кешелек, гомуми палатада ятты. Икенче көнне үк, 1995 елның 24 декабрендә, җиңел генә кыз бала тапты. Хәниянең йөзе шатлыктан балкый иде: "Мин шундый бәхетле! Кирәк бит, кызым, нәкъ безнең никах һәм туй көнендә туды!". 

Хәния хастаханәдә булган вакытта без аның белән еш сөйләштек, ул үзе, сәхнәгә килүе турында сөйләде. Аның гаиләдә бик бәхетле икәне күренеп тора иде - ире кайгыртучан, мәхәббәтле мөнәсәбәттә иде, хастаханәдән чыккан көнне дә аңа бик матур чәчәк бәйләме, миңа алтын муенса  бүләк итте. Аннан соң инде мин Хәниянең концертларына йөри башладым, аңа безне дуслаштырган кышкы кичләрнең истәлеге итеп ак канәфер чәчәкләре бүләк итә идем. Хәзер аның җырларын тыңлыйм да, күзгә яшьләр тула: һәркемгә дә ачык йөрәк белән яшәү язмаган шул. Аңлыйм, халыкның яраткан җырчысы, еш гастрольләргә йөреп, тамашачылары белән үзенең хис-кичерешләре белән бүлешеп, аларга үз йөрәген ачкандыр. Казанга аны искә алу кичәсенә барып, кызы Алсуны кочакларга һәм аңа ак канәферләр бүләк итәргә телим".

 

 "Икенче мондый Хәния инде булмаячак"

Наил МӨХӘММӘТҖАНОВ,  «Болгар» бию ансамбле оркестры музыканты:

"Өч ел дәвамында, 2002 елдан 2005 елга кадәр, мин Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбледә баянчы булып эшләдем. Ул авылдан чыккан чын талант иде - барлык концертларының режиссеры да, сценаристы та. Ул һәрвакыт репертуарын җентекләп сайлый, сәхнәдә җырдан спектакль тудыру өчен күп әзерләнә иде. 

Ул профессиональ драма артискасы. Шуңа күрә гаҗәп тә түгел, аның һәр җыры шундук халыкныкына әйләнә иде. Башка җырчылардан Хәния Фәрхи үзенең харизмасы белән аерылып торды. Ышанмассыз да, әмма мин сәхнәдә аннан нинди көчле энергия ташып торганын сизә идем, бу гипноз сеансындагы кебек, ул тыңлаучыларны әсир итә иде. Ул зур залларда да, кечкенә авыл клбуларында да чыгыш ясады- һәрвакыт аншлаг. 

Ул елларда коллективта 20 дән артык кеше иде, без аның белән ярты ел гастрольләрдә йөрдек һәм һәрвакыт аппаратураны көйләп куяр өчен Хәниядән алда килә идек. Ул кояш кебек балкып чыга иде, репетицияне башлар алдыннан беренче чиратта, безнең хәлләрне белешә иде. Бервакытта да онытмыйм, сәламәтлеккә бәйле проблемаларым килеп чыккач, ул миңа бик нык ярдәм итте.  Чабаксар клиникасындагы кыйммәтле операцияне һәм дәвалауны үзе түләде. Хәния Фәрхи әле тагын 20 ел үзенең оптимизмы белән безне канатландырып торган булыр иде. Шунысын төгәл беләм: икенче Хәния беркайчан да булмаячак - аны сәхнәдә беркем дә кабатлый алмый, ул башка планета кешесе кебек иде. 

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анда да яхшылар кирэк шууул, шунысы узэкне эзэ дэ

    Хәзер укыйлар