Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Караул кычкырасым килә!» – Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге ир-атларны тәнкыйтьләде

Нигә Илсөя Бәдретдинова «караул кычкырасым килә» дип язган?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең аккаунтында: «Жегетләр, ни булды сезгә ә? Караул кычкырасым килә уже! Берсе баласына алимент түләмәс өчен эштән китә. Икенчесе гомере буе әгләми хатын сыртында ята! Черки тешләсә елап больницага бара...

Дальше куеп яза алам. Хәзер кызлар өстәрләр әле.

Кайберләре ласина киеп инстада хатын-кызларга матур комментарлар яза. Сүз уңаеннан сез минем ВК га кереп карагыз. Егылып китәрсез.

Чәчен шәмәхәгә буяган алтын тешле апаларның әтәк-сәтәк язганына да, сүз саен Аллаһны кыстырып «озак йөрмәссең, бетәрсең әле», – дип язган кешеләргә дә ияләшәм бугай инде... Но җегетләәәр. Бу бит норма түгел! Сез бит безнең таянычыбыз ИР-АТ исемен йөртәсез!
Бу җегет миңа рандомны эләкте. Ә алар бик күп минем аккаунтта.

Сез яза дип кенә мин бизәнүдән дә, киенүдән дә туктамыйм! Ржавая шестерка круче чем ... Ой туктыйм әле... Бәлки балалары укыр. Ярамый!

Янәшәмдә чын ир-атлар булы белән горурланам!
Сез бит бар! Ләкин сез шундый сирәк!

Җегетләр, языгыз әле фикер ә. Кызлар нишлик?» – дип язган.

Үзе әйткәч, без дә аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә кереп, комментарийларны укып чыктык. Дөрестән дә, ир-атлар үзләрен бер дә егетләрчә тотмый, әллә ниләр язып бетергәннәр: «Үзеңнең йөзең бик матур иде элек, до косметологии. Хәзер как все стала, нет изюминки... Рыбка с того мультика: «Оставайся, мальчик, с нами, будешь нашим королем...», «Теш һәм иреннәрең белән мактанасызмы?», «Не езди на мотоцикле, это не твое», «Бозып бетердегез үзегезне, естественная была лучше!!!»

Хатын-кызлар исә җылы сүзләрен кызганмаган: «Елдан ел матурая», «Шикарная!!! Неземная!!!», «Искиткеч матурлык» – дигән комментарийлар язганнар.

Мондый очракта психологлар хейтерларның сүзләрен чынга алмаска киңәш итә. Хейт – кешенең шәхесенә һки гамәлләренә карата бирелгән объектив бәя түгел ул. Мондый начар комментарий язган кеше еш кына үзенең эчке проблемаларын шул рәвешле тышка чыгара. Мәсәлән, көнләшүен, үзенең тормышыннан, үз-
үзеннән канәгать булмавын, күңелендәге явызлыгын... Һәрбер начар комментарий артында авторның үз җан сыкравы тора. Шуңа күрә мондый фикерләрне үзегезгә карата язылган дип кабул итмәскә, аларга җавап бирмәскә, провокациягә бирелмәскә кирәк. Начар сүз язып кеше сезнең кимчелекне түгел, үзенең проблемасын гына күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар