Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркә: "Мине өф-өф итеп кенә үстерделәр."

Балачакта миңа әни күлмәк кидерми иде. Безнең өйдә дүрт ир-ат: өч абый һәм әти, мин бер кыз гына булгангамы, әни миңа: “Аякларың ябык, шуңа күрә йә озын күлмәк, йә киң балаклы ыштан ки”, - дип әйтә иде. Минем шорты да, кыска итәк тә кигәнем булмады

1.​ Балачакта миңа әни күлмәк кидерми иде. Безнең өйдә дүрт ир-ат: өч абый һәм әти, мин бер кыз гына булгангамы, әни миңа: “Аякларың ябык, шуңа күрә йә озын күлмәк, йә киң балаклы ыштан ки”, - дип әйтә иде. Минем шорты да, кыска итәк тә кигәнем булмады.

2.​ Безнең өйдә ялан тәпи йөрергә ярамый иде. Бу канун безнең өйдә әле дә бар.

3.​ Мин төпчек кыз, өч абыем мине өф-өф итеп кенә үстерде.

4.​ Бервакыт безгә токымлы эт алдылар. Ул этнең өстендә бер бет күреп калдым бит. Өйдә кеше юк чакны туры китереп, мин аны кояшта җылынырга җыеп куйган суга салып юындырдым. Шуннан соң ул эт чирләп үлде. Моның өчен миңа бик каты эләккән иде.

5.​ Дүрт яшьләр тирәсендә әтигә ярыйм, дип кайнар чәй алып кермәкче булганмын. Шунда кайнар стаканны тота алмыйча түгеп, кулымны пешергән идем.

6.​ Иркә – хәзер минем мулла кушкан исемем дә.

7.​ Чынлыкта мин иркә хатын. Бу нәрсә мине елдан-ел баса. Ирем командировкаларга йөреп эшли башлагач, миңа бик кыен икәнен аңладым. Менә бүген дә мин аны аэропорттан каршы алырга барам. Ул миңа: “Башка болай озакка китмим”, – дип вәгъдә итте.

8.​ Без хәзер өйдә бер ир-атка дүрт кыз.

9.​ Ә тормышта, эштә иркәләнеп торырга ярамый. Эштә иркәләнеп торасың икән, сине берәү дә яратмаячак та, эшләтмәячәк тә.

10.​ Өйдә ай саен нидер үзгәртеп тормасам, эч поша башлый. Авыр-авыр әйберләрне дә берүзем күчереп куя алам. Бу яктан әнигә охшаганмын. “Ничек күчердең?” - диләр миңа. Эшне ахырына кадәр җиткермичә туктамыйм.

11.​ Ләкин бер “но” бар: ирле хатынга “үзем-үзем” дип алдан чабарга ярамый икән! Кызлар, ишетәсезме? Ир-ат янәшәңдә булганда, кеше алдында үз көчеңне күрсәтергә кирәкми.

12.​ Матур киенергә, шопингта йөрергә яратам. Элек арзанлы киемнәрне күп итеп ала идем, хәзер, киресенчә, сирәгрәк, ләкин затлыракны карап алырга тырышам.

13.​ Минем кыстыбыем тәмле килеп чыга.

14.​ Иң яратмаганым – балык пешерү.

15.​ Миңа Хәмдүнә апаның холкы “үтереп” ошый. Мин аңарда үземне дә күрәм кайчак.

16.​ Миңа русча уку авыр бирелә. Русча озак укыла.

17.​ Психология, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында укырга яратам.

18.​ Мин караңгыда ашарга куркам. Ризыкның эчендә кортлар булыр да мин күрми калырмын, дип куркам.

19.​ Юргансыз йокларга оялам. Кемдер карап торадыр кебек тоела. Шулай ук ваннада озак ята алмыйм. Ул динебездә дә тыелган икән. Менә шундый “бзик”лар миндә.

Теги: Иркә Иркэ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эчке киемнэн жырлап йоргэндэ бер дэ оялмый иде бит. Бу жырчыны эти энисе курэ микэн дип уйлый идём мин. Беренчелэрдэн булып сэхнэдэ Иркэ чишенеп чыга башлады бит. Тавышы матур, жырлап да ошый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иркэ, э син сэхнэгэ беренче адымнарынны ясаганда ничек итеп ярым шэрэ килеш жырладын сон, кыска итэк, шорты да кигэнен булмагач?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Иркэ не сугеп булмый бер ничектэ . Анын эстрадада узенен юлы . Ул юл эйбэт ме , начар мы ул Иркэне эстрада га китергэн . Э без яратып анын жырларын тынлыйбыз . Татар эстрадада анын узенен урыны бар , узенен тынлаучылары бар . Рэхмэт анарга жырлары очен .

        Хәзер укыйлар