Элвин Грей турында китап чыгарган Рәхимә Вәлиуллина: Радик Юльякшинны Урал бөркете баласына тиңләдем

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор
Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Вәлиуллина Радик Юльякшин турында “Самый шулай” исемле китап бастырып чыгарган. Китап башкорт һәм татар телләрендә. Радикның һәм аның гаиләсенең тарихи фотолары белән бизәлгән.

– Рәхимә апа, китап язарга ничек тәвәккәлләдегез?

–2015 ел ахыры. Радик концерт белән Сабага килде. Ике сәгатькә соңлап килеп җитте. Шул вакытта мин аның белән якыннан таныштым. 

Радикны иң гаҗәпкә калдырганы шул булган: Байлар Сабасы дигәч, монда байлар яши икән, байларны концерт кызыксындырмас, концертка кеше килмәс дип уйлаган. Ә аны ике сәгать көтеп тә тулы зал белән каршы алдылар. Бер тамашачы да билетны кире тапшырып кайтып китмәде. Шул вакытта ул үзе дә гаҗәпкә калды.

Шунда без аның белән якыннан таныштык. Икебез дә бер яктан булып чыктык. Концерттан соң Радикны һәм аның командасын үзебезгә өйгә чакырдым. Мин үзем башкорт гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Йокы бүлмәсенә дә җиде-сигез кеше ятарлык итеп агач сәкегә урын җәйдем. Егетләр рәхәтләнеп шул урынга яттылар. 

Ә без Радик белән сөйләшеп утырдык. Ул үзенең әти-әнисе турында сөйләде. Әти турында җыр язасым килә, диде. Радик йокларга ятты. 

Ләкин мин йоклый алмыйм. Радикның сөйләгәннәре кино кебек күз алдымнан уза. Кечкенә вакытымда үземнең туган авылым Бикбулат янында сузылып яткан Эярле тау башына кыргый сарымсак җыярга барганнарыбыз исемә төште. Эярле тау каршысында Эйек елгасы бәрелеп аккан Кылъерташ тавы сузылып ята. Шуның иң биек кыясында бөркетләр оялый торган иде. Шул чакларда саңк-соңк килеп бөркет балаларын очарга өйрәтә. Ә без, кыяташка аякларыбызны салындырып утырып, бөркет балаларының очарга өйрәнгәннәрен күзәтәбез. Дөнья авырлыкларын күтәреп, чыныгып үскән Радикны нигәдер шул Урал бөркете балаларына тиңләдем. 

Радик һәм аның командасын Казанга озаткач, иң якын кешемне еракка озаткан кебек кыен булды. Радикның тормышы белән кызыксынып тордым. Әнисе, апасы белән дә таныштым. 

Тора-бара Радик турында ямьсез сүзләр ишетелә башлады. Имеш, аның әтисе бар икән, ул бай икән, чит илдә туганы бар икән дип тә сөйләделәр. Төрле сүзләр ишеткәннән соң, туктале, мин бу бала турында дөреслекне туплап китап языйм дип уйладым. 

2016 елдан мәгълүмат туплый башлаган идем, менә быел китап булып басылып чыкты.

Авылларына барып сөйләшеп, өйрәнеп, ничек үскәнен, ничек итеп җырлый башлаганнарын, барысын-барысын белгәннән соң гына каләм алдым. Ни өчен дигәндә, Радик ул тормышның төбеннән күтәрелгән. Хәтта шешәләр җыйган, аңа беркем дә ярдәм итмәгән. Әтисе авырып дүрт ел буе урында яткан, шул вакытта, 90 нчы елларда (туксанынчы еллар акча юк, искә алыгыз әле) шешәләр җыйнап, сыра сата торган җирдә, шуларны тапшырып, шуңа ипи алып кайта торган булган.

 

Китаптан өзек: 

Әнисе Нәфисә сөйләгәннәрдән: "Беркөнне эштән кайткач, Мөхәрләм: "Мин инде савыга алмам... Шулай булса да, инвалидлык акчасын алгач, Радикка баян алып бир әле. Мин аңа вәгъдә биргән идем бит!" – дип хатынына әйтә. Аннан улының башыннан сыйпап: "Улым, миннән соң әниең белән апаң синең карамакка калыр инде, чөнки син – бердәнбер ир кеше", – дип әйтә. 

 

– Радикның җырларын өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. Ә китапны язганда күбрәк яшьләрне күздә тоттыгызмы, өлкәннәрнеме?

– Яшьләрне күздә тоттым. Бу китап күбрәк яшьләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Әйе, Радикны яраткан һәркем өчен дә кызыклы булыр. Әмма мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен файдалы да булсын дигән максат белән яздым. Радик тормышның аскы баскычыннан үз тырышлыгы белән генә күтәрелгән егет. Тормышта югалып калмаган, авырлыклар аша үз максатына ирешә алган. Аның максатка ирешү юлы бик күп укучыларга үрнәк, хәтта ярдәмлек булыр дип уйлыйм. Тормышың авыр булса да, тырышсаң, ялкау булмасаң үрләр яулап була икән бит.

Радик Уфада, үзенә бер бәләкәй генә студия ачып, шунда яшәп, шунда ашап, төнлә вагоннар бушатып йөргән. Ул оста итеп йә курайда, йә баянда, пианинода уйный. Музыкадан башка тагын бер яраткан фәне информатика булып, Радикка компьютер “җене” кагыла. Музыка юнәлешле төрле түгәрәкләргә йөри. 2006 елда Уфада сәләтле балалар ярышы уза. Шул конкурста узганнар Финляндиядә үтәчәк фестивальгә сайланып алына. Финляндиядә ул курайда гына уйнап калмыйча, башкорт җырларын да башкара.

Фин тамашачылары җырларның сүзен аңламасалар да, моңга гашыйк була. Радик шуннан җырлар иҗат итү теләге белән хыялланып кайта.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/radik-yulyakshin-turynda-kitap-chygargan-r-khim-v-liullina-radikny-ural-b-rkete-balasyna-ti-l-dem/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3346
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3452
    0
    31
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3129
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5893
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4549
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек