Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Бер сорауга ике җавап: Зинира һәм Ризат Рамазановлар

Гаиләгездә ризык сатып алу күбрәк кем җилкәсенә төшә?..

Гаиләгездә ризык сатып алу күбрәк кем җилкәсенә төшә?

Ризат: кемгә булсын, миңа инде! Мин машинада йөрим бит, Зинира заказ гына бирә: шуны ал, моны ал... Мин юл уңае кереп, алып чыгам.

Зинира: Кемгә дисәм дөресрәк булыр икән? Ризаткадыр, мөгаен... Мин дә алмый тормыйм анысы. Алай да күбрәк Ризат сатып ала.

 

Савыт-сабаны кем ешрак юа?

Ризат: Зинира юа. Инде берәр җиргә барасы булып, Зинира өлгермим, дисә, мин дә юыштыргалыйм.

Зинира: Мин, билгеле!

 

Тәртипне кем күбрәк ярата?

Ризат: Зинира бик ярата. Гел тәртипләп, чистартып кына торыр иде. Әйберләрне урынына куймасак, безгә дә эләгә.

Зинира: Мөгаен, миндер. Ирләрнең алай тәртип, чисталык дип бик исе китми бит аларның.

 

Кем ягына ешрак кайтыла?

Ризат: Сабага – минем якка.

Зинира: Хәзер Сабага еш кайтыла. Башкорстанга гел дә гел кайтып булмый, ерак бит. Алай да гастрольләргә чыксак, минем якка – Башкорстанга – Караиделгә ешрак тукталабыз. Әле Пенза якларына китеп барышыбыз, барышлый безгә дә кереп чыктык.

 

Акчага кем хуҗа?

Ризат: Бездә алай, син, мин хуҗа дигән дигән сүз юк. Билгеле бер урыны бар, кемгә кирәк, шул ала.

Зинира: Акча белән күбрәк мин идарә итәм. Өйгә нәрсә алырга кирәген, балага нәрсә кирәген күбрәк мин хәл итәм. Зур әйберләрне, әлбәттә, бергә уйлыйбыз инде.

 

Акчаны кем күбрәк туздыра?

Ризат: Зинира туздыра бездә.

Зинира: Күбрәк мин тотам. Чөнки кызыбызга да тегесен-монысын: күлмәген, бантигын, тәтиләрне мин алам. Хатын-кызга әйбер күбрәк кирәк, безнең косметика да аласы бар, үзеңне дә карап тотасы...

 

Кием шкафында кемнең киеме күбрәк?

Ризат: «Угадайте с одного раза». Зинираныкы инде.

Зинира: Минеке. Ризат кием-салым алырга, кибеттә өстенә карап йөрергә яратмый. Безнең бер кибеттә гел ала торган бер урын бар. Андагы сатучы кызлар да безне белә. Ризатны шунда алып барам да: «Кызлар, киендерергә кирәк!» – дим. Бөтен-бөтен нәрсәне сайлап бирәләр. Теге кибеттән, чалбар, монысыннан күлмәк аласы булса, Ризатны кибеткә алып кереп тә булмас иде.

 

Сез нинди ризык яратасыз?

Ризат: Мантый яратам. Ә Зинира пылау.

Зинира: Ризат ул итле-бәрәңгеле ризыклар, камыр ашлары, «второй»лар ярата. Баллы өчен үлеп китә. Ә мин бик тә аш яратам.

 

Ашарга әзерләү күбрәк кемгә эләгә?

Ризат: Зинира да, мин дә пешерәм. Күбрәк Зинирага эләгәдер дип беләм.

Зинира: Күбрәк мин пешерәм. Мин өйдә булмасам, ризат пешерә. Аның фиремнный ризыгы – йомырка тәбәсе. Аныкы бик тәмле килеп чыга. Аннары мичкә чүлмәк тыгып та пешерә, балыкны иәмле кыздыра.

 

Соңгы тапкыр кайчан бергәләп кинога барган идегез?

Ризат: ике атна элек.

Зинира: ун көнләп булгандыр инде.

 

Казанда иң яраткан урыныгыз?

Ризат: өй.

Зинира: «Мега» кибете.

 

Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?

Ризат: беләбез. Минем телефонда гомумән пароль юк, ә Зинираныкын беләм.

Зинира: Бергә эшләгәч, телефоннар уртак безнең. Ризат пароль куймый ул, ә минекен белә. Кайчак мин парольне алыштыргалыйм, әмма барыбер Ризатка әйтергә туры килә, чөнки эш белән бәйле шалтыратулар булып кына тора.

 

Сез бер-берегезнең телефоннарына ничек дип язылган?

Ризат. Мин аны «җаным» дип язып куйдым, ә ул мине «җимеш» дип язган.

Зинира: Миндә ул їҗимеш» дип язылган. Ә ул мине... «җаным» дип язган иде шикелле.

Теги: Зинира Рамазанова Ризат Рамазанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар