Кендек әбиләр кире кайтмасмы?!

Кендек әбисе дигән изге кешене без хәзер әдәби әсәрләрдән укып, дәү әниләребезнең матур хатирәләре аша гына беләбез. Әнием, үз әнисенең кече баласын тапканда, авылдагы бердәнбер кендек әбисен көтеп, тулгак ачысы белән газапланганын сөйләгәне бар. Ул вакытта дәү әнине кызганудан тәннәр чымырдап китә иде. Ә менә иремнең дәү әнисенең әнисе хөрмәтле кендек әбисе булып йөргән. Әле хәзер дә күпләргә Нурҗиһан малае, Нурҗиһан кызы дип дәшәләр авылда. (Кендек әби таптырган балаларны кендек әбинең улы, кызы дип йөртү гадәте булган.) Дәү әни сөйләве буенча, элек яшь әни бала табарга авырый башлагач, берәрсен кендек әбисенә йөгерткәннәр. Кендек әбисе тиз генә җыенып, тәһарәтләнә дә, махсус кайчы белән җебен алып бала туасы йортка ашыга. Өйдәге бала-чаганы берәр туганнарга кунакка яки каз сакларга җибәргәннәр, әти кеше йорт тирәсендә йөргән, кемдер мунча өлгерткән, кемдер шулпа әзерләп торган. Кендек әби белән әни кешене икәүдән-икәү генә калдырганнар. Ул кендеген дә кискән, көч тә биреп торган, һәрьяклап булышкан. Кендек әбисенең эше бала таптыру белән генә тәмамланмаган.
Дәү әни белән кендек әбиләре турында минем дә озаклап сөйләшеп утырган бар. Алар турында шактый кызыклы әйберләр сөйли дәү әни:
– Татар халкында гомер-гомергә бала тапканда ярдәм күрсәтүче, баланы кабул итүче кендек әбиләре яшәгән. Кендек әбисе – олы яшьтәге, догалы хатын-кыз булган. Бу һөнәр буыннан-буынга, анадан кызга күчкән. Бала табучылар күңелендә кендек әбиләр һәрвакыт матур булып, зур хөрмәт белән сакланган. Дога кылганда да «вафат булган кендек әбиләребез рухына да», дип әйтә торган идек. Әнкәй сөйләгәннәрдән шул истә калган: кайбер кендек әбиләре бусагадан атлаганда шырпы сызып, ут яндырып атлаганнар, утны «җен үтмәсен» дип үзләренең аяк арасыннан да уздырганнар. Яңа туган баланы җен алмаштырмасын дигән ырым белән бәйле булгандыр инде. Кендек әби тулгагы башланган хатынга бал каптырган, аның биленә уган. Булачак ана озаклап авырып, бала озак тумый торса, кендек әбисе төрле ырымнар башкарган. Мәсәлән, хатынның чәч толымнарын сүтеп җибәргән, иренең чалбарын идәнгә салып, хатынны чалбар өстеннән атлаткан. Кендек әбисе баланы җиңел таптырган, бала дөрес килмәгәндә, баланы имгәтмичә тудырырга ярдәм иткән. Бала тугач, кендек әби баланы игътибар белән тикшергән. Бала хәлсез туса, аны догалар укып өшкергән. Кендек әби баланың кендеген кискән. Кисеп алган өлешен – кендек бавын беркайчан да ташламаган. Аны төреп, кеше кулы тими торган җиргә кыстырып куйган. Аны еш кына сандыкта, иң кадерле әйберләр янында саклаганнар. Кендек баланы туган нигезгә бәйләп тора дип ышанганнар. Бала таптыргач, кендек әби баланы чистарткан, чиста биләүгә тереп, әнисенә имезергә биргән. Соңгылыкны да юып, кеше аягы басмый, эт-мәче тими торган җиргә күмгән. Бала тугач, аның авызына бал-май тигезеп алганнар. Тәмле телле, ризыклы-бәхетле бул, дип теләкләр теләгәннәр, дога кылганнар. Әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булсын өчен, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төреп торган.
Бала туган вакытка «Бәби мунчасы» өлгертеп куйганнар. Мунчада кендек әби баладан котылган хатынны мунча керткән. Анда хатынның буыннарын әче сабын белән сылап, һәр әгъзасын урынына утырткан, әкрен генә эчен уган. Әнисен юындырганнан соң, кендек әби бәбине дә юындырган, баланың да буыннары, сөякләре урынында булуын тикшергән. Берәр кимчелеге булса юындырган вакытта, сыйпап-сылап, ул урынны дөрес формага кертергә тырышкан. Мунча керткән вакытта да балага теләк теләнгән, догалар укылган. Шулай итеп, 40 көн дәвамында мунча ягылган, һәм һәр көнне кендек әбисе килеп, баланы да юындырган, яшь әнинең эчен әче сабын белән акрын гына уган (үзенә күрә массаж ясаган). «Эчен утыртабыз», дип сөйли иде аны безнең әни. Яңа гына баладан котылган яшь әнине дә 40 көн буена яшь бала караган кебек караганнар, салкын тиюдән саклаганнар. Хатын-кыз өзлекмәсен өчен бала тапкан әниләргә носки эченә көл салып кияргә (җылы булсын өчен), билне мамык шәл белән урап йөрергә куша иде безнең әни.
Төрле китаплардагы мәгълүматларга караганда, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә кендек әбиләрен төрлечә атап йөркәннәр: кендек әби, мамай, кендекче, әби-әңкә, инәкә мама, инәкә әби, кендек мама, бахсы, кендегәч карчык, кентекләгән мамай, аппай корткаяк, инәкә, колагинә һәм башкалар. Кендек әбисе авылның ак әбисенә тиң булган. Ул иң матур сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйланылган.
Шулай ук кендек әбиләре төрле авыруларга каршы хатын-кызларны өшкереп ярдәм иткән. Балага уза алмаган хатын-кызлар да кендек әбиләре янына килә торган булганнар. Алар арасында бала таба алмаучы хатыннарның эчен сылап дәвалаганнар, ана булу бәхетенә ирешүчеләр дә булган. Кендек әбиләре хатын-кызга «эч төшкән» вакытта «чүлмәк салган». «Чүлмәк салу» эчне генә күтәртеп калмаган, эчке әгъзаларның эшчәнлеген дә яхшыртып җибәргән. Кендек әбиләрнең сулышы да шифалы дип инанганнар.
Алтмышынчы елларда авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары ачылгач, кендек әбине чакыру гадәте тукталган, ул башкара торган йолалар да онытыла башлаган.
Кендек әбиләренә карата минем бер өметле фикерем бар: соңгы арада табигый ысулларга таянып, законлы булмаса да, өйдә бала табу очраклары арта башлаган. Бу гадәткә бәйле рәвештә кендек әбиләре миссиясе дә кире кайтмасмы икән?! Бала тугач, яшь әниләргә тернәкләнергә ярдәм итүче буларак булса да, кендек әбиләр һөнәре яңадан әйләнеп кайтсын иде...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.