Логотип
Яшәеш

Күңелдән аклану эзлим...

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көнендә аларның тырыш хезмәтенең безнең тормыш үсешендә нинди зур роль уйнавы турында уйланабыз. Ләкин елга бер тапкыр бүген фәлән көн дип искә алу гына җитәме икән? Һәм, гомумән, искә алыналармы икән алар? Авыл хатын-кызлары диюем...

Авыл хатын-кызының күпме эш эшләвен, заманында ир-атларыбыздан да көчле булуын күргән, хәсрәтле елларда да бирешмичә, якты көнгә өметләнеп яшәгән әби-апаларыбыз, әниләребез тәрбиясе алган авыл кызлары бит без үзебез дә. Әйе, авылдан чыгып китсәк тә, авыл һәрвакыт күңелләребездә, аны сагынып яшибез...
«Сагынып яшәргә генә булдырасыз шул. Әллә нинди матур сүзләр язган буласыз, җырлар җырлап, шигырьләр иҗат итәсез, сагынабыз дип елап ятасыз, бер дә кайтып яшисегез килми. Һаман шул шәһәрегездә ятасыз», дип ачуланды бер сөйләшүдә апам. Әйе, сагынуларыбыз да сүзләрдә генә шул. Вакыт юклыкка сылтап, авылга илткән юлларны да оныта барабыз. 
Күңелдән аклану эзлим. «Менә бик кайтыр идем авылга, эш юк, балаларны (ФГОС кушканча!) күпкырлы шәхесләр итеп тәрбияләрлек мөмкинлекләр юк, мәдәният йортлары эшләми, яшь чакта кафега да барасы килә, паркка чыгып каһвә эчеп алу «ресурста калырга» ярдәм итә. Әйе, авыл тормышын бик сагынам, ләкин...» акланырга теләгән җирдән туктап калам. Бер мин генә үзгәртә ала торган хәлләрме соң бу? Әйе, авылга яшәргә кайттым, ди. Нинди якты киләчәк көтә соң мине анда? Ә шәһәрдә нәрсә көтә?!
Уйга калам... Моннан 17 ел элек авыл мәктәбен тәмамлап килгән гап-гади авыл кызы күз алдына килә. Максатлар зурдан! Татар дөньясында кайнап яшәү, ябык ишекләрне дә ачып керү, үсү, югары белем алып милләтем өчен файдалы шәхес булу, гаилә кору, балалар үстерү... Әйе, бүген ул максатлар тормышка ашырылган. Ләкин авылны сагынып яшәвемнең ни гаебе бар соң? Әйе, мин аны саклау, үстерү буенча бер эш тә эшли алмадым. Авыл хатын-кызы булып та яшәмим, ләкин мин – шәһәр хатыны дип авыз ачканым да юк. Шәһәрдә, авылда алган тәрбия буенча, канга сеңгән гореф-гадәтләрне саклап яши бирәм. Бәхәссез, тормышларыбыз җиңел, печән әзерләп, тирес түгеп, утын ярып яшисебез юк. Кышын бер көрәк кар да көрәмибез. Ләкин хәзер авылда да тормышлар җиңеләйде, шөкер. 
Сүзем авыл хатын-кызлары көне турында иде. Журналыбызның телеграм каналына шушы уңайдан куелган язма астындагы комментарийларга күз салдым. «Авыл хатыннары һәрберсе һәйкәлгә лаек, романнар язарлык! Барысы да – легендар шәхесләр, минемчә! Күпме танылган, зур шәхесләргә гомер һәм тәрбия биргән авыл хатын-кызы», – дип язган укучыбыз.
Сокланам! Авылда да җир җимертеп яшәгән, бернинди авырлыкларга да карамыйча, үсәргә дә, балаларын да кеше итәргә теләгән көчле ханымнарга сокланам. Аз булса да, алар әле бар! Әйе, роман язарлык ханымнар әле бар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар