Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылышта Зәйдән 80ләп егет Россия Кораллы Көчләре сафларына басар дип көтелә. Районда хәзер 400гә якын ир-егет армиягә чакырылу яшендә исәпләнә.
Бүген контракт нигезендә хезмәт итәргә алынучы кызлар да бар. Берсе Санкт-Петербургта хәрби уку үзәген тәмамлагач, контракт нигезендә Севастопольда хезмәт итә. Аның эш юнәлеше метеорологиягә бәйле. Тагын бер кыз әлеге хәрби уку йортында беренче курста белем ала. Алар - ир-егетләребезгә үрнәк итеп куярлык батыр кызларыбыз, чөнки хәрби булу физик, рухи яктан ныклыкны да таләп итә.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/23/107591/
Комментарий юк