Логотип
Яңалыклар

Женева Сабан туена әзерләнә

Швейцариядә милли бәйрәм июнь башында уздырылачак

5 июнь көнне Швейцариянең Женева каласында Сабан туе узачак. Татар-башкортларның Швейцариядәге “Юлдаш” ассоциациясе тарафыннан оештырылачак милли бәйрәмне “Silk Road” рестораны паркында билгеләп үтү ниятлә.

Сабан туена килүчеләргә зур концерт программасы, милли ризыклар, спорт ярышлары тәкъдим ителә, милли сувенирлар һәм кул эшләнмәләре сәүдәсе оештырыла. Моннан тыш, 4 июнь көнне Женева буенча экскурсия һәм “Бишбармак-party” үткәрү планлаштырыла.

Бу хакта татарларның бөтендөнья хәбәрләре сайты хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар