ҮЗЕМ БЕЛГӘН КЛАРА АПА ТУРЫНДА...


12 март. Язның матур бу көнендә Халыклар дуслыгы йортында Шигырь, Җыр, Музыка, Рәсем бәйрәме тантана итте. Тантананың «гаеплесе» шагыйрә Клара Булатова иде... Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге менә унберенче тапкыр инде мәктәп балалары арасында «Дулкыннар» республика бәйгесен уздыра. Анда вокал, нәфис сүз, уен кораллары ансамбле, рәсем номинациясендә җиңүчеләр билгеләнә. Быелгысы – укытучы-шагыйрә, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Әнә ул үзе дә! Көмештәй ак чәчләрен җыйнак итеп артка төеп куйган. Зәңгәр кыңгыраулары төсендәге күлмәге дә бик килешле. Үзе гел елмая, шук-шаян сүзләр әйтеп көлдерә, кызлар-малайлар белән яратып сөйләшә. Тиздән 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк шагыйрәнең сөйләр сүзләре, кызыклы хатирәләре байтак шул.
Мин үзем белгән Клара апа турындагы истәлекләремне барлап утырам. Аның яраткан укучысы Камәрия Җамалетдинова белән без университетта биш ел бергә укыдык, тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Камәрия Клара апасының Кәшер мәктәбендә укыткан елларын легенда итеп сөйли иде. Менә ул дәресләр алып бара. Әдәбият дәресендә язучылар, шагыйрьләр турында дәреслектә дә, башка китапларда да булмаган кызыклы истәлекләр сөйли... Укучыларына «кызым», «улым» дип эндәшә... Кәшер мәктәбендә укучы балаларга шигырь «җене» кагыла...  Группадашыбыз Рәйханә Мирсәяпова да (Сарманда газета чыгарып ята бүген), бездән соңрак журналистика бүлегенә укырга кергән Атлас Гафиятов та («Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррир урынбасары) укытучылары турында аерым бер ярату, хөрмәт белән сөйлиләр иде... Хәтерлим, Камәрия Клара апасына хатларны шигырь белән генә яза. Ул университетка укырга кергәндә ирекле темага сочинениесен дә шигырь белән язып бөтенесен шаккаттырды. Ә Кәшер мәктәбендә бер дә шаккатмыйлар икән моңа, чөнки төрле чараларга чыгышлар да шигырь белән языла ди!.. (Соң, Клара апа үзе дә Сибгат Хәким иҗатына багышланган диплом эшен шигырь белән язган лабаса! Фәнни җитәкчесе Хатип Госман гына өнәп бетермәгән мондый «тәртипсез» тайпылышны. Шигырь юлларын чәчмәгә әйләндерергә туры килгән.)
Клара апаның «Сөембикә» редакциясенә килеп китүләре үзе бер вакыйгага, бәйрәмгә әйләнә. «Балалар, күчтәнәч җиде төрле булырга тиеш дип, менә махсус сезгә төенчек әзерләдем әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, сыен өстәлгә тезә башлый. – Монысы үзем салган күмәч, Нәфис абыегызның умартасыннан аертып кына алган балы менә, безнең Нәдер янындагы урманнан җыелган җир җиләге, кагын да үзем койдым, каймак – күршеләрдән, кызыл эремчеген авыз итегез әле... Әлмәттә чәкчәкне тәмле пешерәләр...»
Һәм, әлбәттә инде, күчтәнәчләргә ияреп, Клара апаның өр-яңа шигырьләре дә өстәлгә күчә. Аннан китә мәзәк сүзләр, бөек шәхесләрне сагынып искә төшерүләр...
...«Дулкыннар» конкурсының Гала-концертына килгәч тә рәхәт дулкында тибрәлдек. Диварларны бизәп торган балалар рәсемнәрендә Клара Булатова шигырьләренә иллюстрацияләр, укытучы Клара апа портретлары (кайберләрендә мин Клара апаны кино артистлары Элина Быстрицкая белән Дзидра Ритенбергска охшаттым хәтта!)... Сәхнәдән аның шигырьләре, сүзләренә язылган җырлар яңгырый. «Кыңгыраулар», «Якын дустың барын онытма», «Асылмалы күпер», «Шушы яктан, шушы туфрактан без»... Георгий Ибушев, Дилә Нигъмәтуллина, Булат Нигъмәтуллин, Марат Фәйрушиннар җырлый. Балалар җырлый. Зал җырлый.
                 Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
                 Өянкеләр елап озата...
Рәхмәт, Клара апа! Иҗатыгызга, матур дөньягызга, матур хатын-кыз булуыгызга сокланабыз!
 
Клара Булатова турында "Сөембикә" журналның март санында укырга була: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1831

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7553
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5090
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1947
    0
    21
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3827
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату