Логотип
Яңалыклар

“Йөрәккә якын” документаль фильмы – бөтен дөнья буенча меңнәрчә кешеләрне коткарган табиб турында тарих

8 нче июнь көнне Казан дәүләт медицина академиясендә “Йөрәккә якын” (“Близко к сердцу”) документаль фильмы күрсәтеләчәк. Кинолента 2 нче апрельдә үзенең 70 яшьлеген билгеләп үткән күренекле хирург һәм галим Ренат Акчуринга багышланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Презентациядә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның, проект авторлары, фильм героеның катнашуы көтелә.

“Йөрәккә якын” документаль фильмы – бөтен дөнья буенча меңнәрчә кешеләрне коткарган табиб турында тарих. Бу Үзбәкстанның Андижан шәһәреннән хирург булырга теләгән малай турындагы бәян. Бу вакыт эчендә ул катлаулы һәм мавыктыргыч юл үткән. Акчурин ясаган операцияләрнең кайберләре чын могҗизага тиң. Пациентлардан гади бер кыз Оксана Кутнякова, ил Президенты булган Борис Ельцин, космонавт Александр Александров – һәркайсы хирургка рәхмәтле.

Фильмны төшергән группа 20 еллар элек операция ясалган һәм авыру тарихлары күптән юкка чыгарылган кешеләрне эзләүдә тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, күпчелекне табуга ирешелгән. Акчуринның дөньяның төрле почмакларында – Россиядә, Маврикиядә, Перуда, Израиль һәм АКШта яшәүче пациентлары нинди сынаулар аша үтәргә туры килгәнлеге һәм операциядән соң тормышлары ничек үзгәрүе турында сөйли.

Ренат Акчурин дистә еллар Татарстан Республикасы белән элемтәдә. Медицина-корал заводында уртак көч белән коронар хирургия өчен җыелма ясаганнар. Аның исеме дә – “Акчурин җыелмасы”. Ул Татарстанда Төбәкара клиник-диагностика үзәген булдыруда катнашкан кеше. ТРның атказанган табибы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Ренат Акчурин җитәкчелек итә торган А. Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамыры хирургиясе бүлегендә уникаль операцияләр уздырыла.

Фильм Мәскәүнең “FDL-production» студиясе тарафыннан төшерелгән. Проект ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, меценатлар Дамир Ситдыйков, Рафаэль Фәизов тарафыннан гамәлгә ашырылган.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар