Ятимнәрне торак йорт белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру барышына багышланган матбугат конференциясендә катнашучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Олеговна Сулима, Президент каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов журналистларны ятимнәр өчен җитдидән-җитди булган әлеге мәсьәләләрнең үтәлеше белән таныштырдылар. Унҗиде яшенә җиткән ятимнәргә, караучысыз калган балаларга фатир бирү Торак кодексы, Гаилә кодексы һәм «Ятимнәргә социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантия» дип аталган федераль закон нигезендә каралган.
2013-2016 елларда уртача 300 ятим фатирлы булган. Фатирны кайсы районнан, кайсы шәһәрдән алачакларын үзләре сайлый. Күбрәк ул Алабуга, Бөгелмә, Түбән Кама төбәкләренә туры килә. Алабугада төзелгән фатирларда көнкүреш өчен кирәкле булган бөтен җиһаз бар: кухня гарнитуры, кер юу машинасы һәм башка кирәк-ярагы. Биш елга төзелгән килешү буенча кер дә яши башла. Ятимнәр ул фатирларны сатып җибәрә, кемгәдер яшәп торырга бирә алмый. Чөнки ул дәүләтнеке. Биш елдан соң ул фатир аларга бөтенләйгә рәсмиләштерелә.
Авылларда да ятимнәргә бөтен уңайлыклары булган йортлар салына башлады: янында 7-10 сутый җире, мунчасы, каралты-курасы. Авылга кайтсыннар, яшәсеннәр, эшләсеннәр генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк