Логотип
Яңалыклар

Яшел Үзәндә бүген 282 гаилә яңа фатирга күченүен бәйрәм итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Яшел Үзәндә.

Башта Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә “Майский” теплица комбинатында булып, теплицаның яңа блогын карады, комбинатның энергия үзәге төзелешенең икенче чиратында эшләр барышы белән танышты һәм район активы белән очрашты. Шулай ук республика лидеры яңа спорт комплексын ачу тантанасында катнашты, теплица комбинатында эшләүчеләрнең 40 фатирлы яңа йортта яшәү шартлары белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.

"Рубин туена" бүләк - яңа фатир

Татарстан Президенты кунак булып кереп чыккан Валентина һәм Геннадий Филипповлар, үзгәрешләрне күптән көттек, ди. Аларның узган гасырның 50 нче елларында төзелгән 2 катлы йорты күз алдында таушалган дияргә була. Канализация торбадан читкә ага, бәдрәф белән ваннан арасындагы стена хәтта идән астына ишелеп төшкән...

“Бик зур рәхмәт шундый бүләк өчен! Безнең нәкъ менә бүген “рубин”туебыз – 40 ел бергә. Авария хәлендәге йорттан яңа фатирга күченү – күптән көтелгән вакыйга”, - диделәр алар Рөстәм Миңнехановка. Биредә алар кызлары Наталья һәм оныклары Анжелика, Арсен белән бергә 5әү яшәячәк.

“Яшел Үзән районында торак мәсьәләсе гадиләрдән түгел, ләкин без хәл итәбез. Һәм бу Яшел Үзәндәге иң зур йорт – шуның дәлиле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә биредә әйбәт кенә балалар мәйданчыгы күрәбез. Анда сабыйлар уйный. Шатланалар. Бу йортларда һәм алар янында балаларның шат тавышы һәрвакыт яңгырап торсын”, - дип теләде республика Президенты.

сылтама - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар