Логотип
Яңалыклар

“Вакыт – ул ярлары булмаган елга” дигән камера музыкасы концертын бушлай карарга чакыралар

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 29 октябрь көнне 18.30да “Вакыт – ул ярлары булмаган елга” дигән камера музыкасы концерты була.
Шәһәр халкы өчен бөек композиторлар В.Моцарт, К.Сен-Санс һәм Э.Блохның күренекле әсәрләре яңгырый.

Концерт Рахманинов исемендәге залда үтә, анда Наталья Французова (скрипка) һәм Екатерина Егорова (фортепиано) чыгыш ясый.

Концерт тамашачылар өчен бушлай була.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/24/114881/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар