Логотип
Яңалыклар

Урамга! Театрга!

Парк һәм скверлар елы кысаларында Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы паркларында «Сказки в городе» урам театрының тамашалары тәкъдим ителәчәк.
 
Әкият каһарманнары утырган биш театраль экипаж Татарстан Республикасы буйлап сәяхәткә чыгачак.
Музыкант, цирк һәм театр артистлары һәм әкият каһарманнары үз тамашаларын 29 декабрь көнне башлап җибәрәчәк.
 
Ун көн эчендә алар 200 тамаша күрсәтеп, халыкка бер тонна мандарин тарата дип көтелә. Әлеге экипажлар шәһәрнең теләсә кайсы почмагында, урамында, паркында туктап, тамаша күрсәтә башларга мөмкин.
 
Проект турында:
«Сказки в городе» - Мәскәү һәм Татарстан Казан театрлары (Хабенский студиясе, «Изуми», «Сдвиг» һәм башкалар) белән «Высокие братья» Мәскәү театрларының уртак спектакльләре.
 
Сайтка сылтама: http://park.tatar/city-misteries
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар