Логотип
Яңалыклар

Уральскида Габдулла Тукайга нисбәтле ике истәлекле датага багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция була

Аның кысаларында зур гына мәдәни программа каралган
18-20 майда Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм аның Уральскига килүенә 120 ел тулуга багышланган "Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышында һәм иҗатында Уральск" темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Уральск каласында булачак әлеге конференция кысаларында зур гына мәдәни программа каралган, шулай ук Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерү күздә тотыла, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән координатор Нурия Хәбибуллина.

Чара исә Көнбатыш Казакъстан өлкәсе акиматы, Казакъстан халыклары ассамблеясы, Көнбатыш Казакъстанның М.Үтемисов исемендәге дәүләт университеты, Татар мәдәни үзәге, Уральскида Габдулла Тукай үзәге һәм Г.Тукай музееның уртак көче белән оештырыла.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар