Логотип
Яңалыклар

Тынлыкта яңгыраган моң

Көзге игелекле эшләр атнасы язгыларын алыштырды. «Возьмемся за руки, друзья!» («Куллар тотышыйк, дуслар!») Хәйрия хәрәкәте менә тагын никадәр баланы, алар язмышына битараф булмаган өлкәннәрне җыйды. 2008 елда оешкан бу хәрәкәт хәзер инде иҗат фестивале дәрәҗәсендә зурлап үткәрелә. Анда катнашучылар да күбәйгәннән-күбәя. «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә урнашкан ресторанның беренче катында узган матбугат конференциясендә шулар хакында иркенләп сөйләделәр. Дөресрәге, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар шигырьләрен туплаган «Мелодия в тишине» китабын тәкъдим итү чарасы буларак та узды. Гадәттәгечә ул иҗат бәйрәме, көчле ихтыяр, ихлас хисләр тантанасы югарылыгында иде. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева менә нәрсәләр сөйләде:

– Фестиваль 2008 елда барлыкка килде. Яңа ел алдыннан яңа идеяләр, яңа могҗизалар көтәсең бит инде. Балалар – бигрәк тә! Аларның психологиясен аңлый белгән кеше – Казан шәһәренең Совет районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Әхмәтшина Талия Әхәтовна уйлап тапты аны. Башта Совет районында гына оештырдык. Аннары Казанның башка районнары, Татарстан шәһәр-авыллары кушылды.Инде 9 нчы ел яши фестиваль! Аурасы искиткеч! Мин үзем дә шушы фестиваль белән яшим. Булдыра алганча булышачакмын бу фестивальгә!

Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина шулай ук 9 ел инде шушы фестивальдә кайный. Һәр бала яңа йолдыз аның өчен.

 – Ел саен Яңа ел алдыннан яңа йолдызлар кабына бездә. Һәр баланың хыялы чынга ашсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз – иганәчеләр булышлыгы белән матур бәйрәм ясыйбыз. Салават, «Казан егетләре», «Зөләйлә» төркемнәре, Эльмира Кәлимуллина безнең концертларыбызны бизи. Балаларны бәхетле итеп күрәсебез килә. Авыру балалар аеруча сизгер күңелле була бит. Инде бу башлангычыбызга Яшел Үзән, Нурлат, Лаеш, Саба интернатлары кушылды. 200 гә якын бала гаҗәеп могҗизалар тудыра! «Мелодия в тишине» китабы 0 шуның ачык чагылышы. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ПАТП–2 директоры Альберт Мөхәммәтшин 25 еллап инде иганәчелек ярдәме күрсәтеп килә. «Чын күңелдән, яратып булышырга кирәк. Минем ул эшне хәйриячелек дип тә атыйсым килми. Матур эшләр кечкенә, вак эшләрдән башлана. Теләсә нинди эш, балалар өчен оештырылган бәйрәм, нәни генә бүләк – болар бар да бәйрәм инде!» – ди ул.       

«Планета миссы 2016» конкурсы җиңүчесе Рада Кузьмина исә игелекле, шәфкатьле кешеләрнең елдан-ел артуына сөенечен белдерде.

«Мелодия в тишине» җыентыгының әдәби консультанты балалар шагыйре һәм язучысы Борис Вайнер исә яшь талантлар турында сөйләде:

– Мөгаен, бу балалар язучы, шагыйрь дә булмаслар. Ләкин алар сүзгә ихтирамлы булып үсәләр. Сүзнең никадәр тылсым көче барын инде тоялар. Аларның үз нотасы, үз юлы бар. Хәерле юл аларга!

Җыентыкка шигырьләре кергән балаларның физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, аларның күңеле – якты, хыяллары – очышта. 13 яшьлек Андрей Горшунов Саба района Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнә.  Китапка аның әнисе, көзге яфраклар, кышын бөтерелүче кар бөртекләре,елмаю, яхшылык, игелекле эшләр турындагы шигырьләре кергән. Андрей үзе исә мәхәббәт турындагы шигырен укып таң калдырды.

Ислам Рамазановка инде 18 яшь. Ул Казандагы 172 нче махсус мәктәптә белем ала. Ул чыгышын фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән башлады. Мондый чаралар күңелгә тирән уелып кала, әллә никадәр позитив бирә, диде. Китапта шигырьләре урын алуда укытучысы Альмира Белоглазованың да, һәрчак канатландырып торучы әти-әнисенең дә, шигырьләрен укып, бәясен җиткерүче сеңелесенең дә, бу залда утыручы дәү әнисенең дә роле зур булган икән. Исламның 8 яшендә язган беренче шигырьләре этләргә, песиләргә, яраткан попугаена багышланган. Аннары ул рифмалар эзли башлаган, җырлар өйрәнгән. «Бу минем беренче фестивалем генә түгел. Фестивль геометрик прогрессиядә үсә бара», – диде ул. Егет спортны ярата икән. Универсиадага багышлап язылган «Казаным» шигырен укыды. Исламны алкышларга күмделәр. 

«Мелодия в тишине» китабында әле тагын Казандагы махсус 4 нче мәктәптә укучы 13 яшьлек Данил Шәйхуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының 3 курс студенты, Наилә Ахунова җитәкләгән «Белая ворона» әдәби берләшмәсе әгъзасы Андрей Малов шигырьләре дә урын алган. Ул шигырьләр тынлыкта яңгыраган моң булып, үзенчәлекле җыр булып, укучылар күңелен яулар.          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар