Логотип
Яңалыклар

Тукай юбилеенда нинди чаралар узачак (ПРОГРАММА)


2016 елгы «Тукай язы» Казанга бик күп кунаклар килүенә сәбәп булды. Шул исәптән төрки телле язучыларыбыз да бәйрәмне шагыйрь шәһәрендә уздырачак.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова белдергәнчә, юбилей чаралары ел дәвамында барачак. Шулай да төп чаралар 26 апрель көненә тәгаенләнгән:

9.00 – Тукайның Пушкин урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салу;

10.00 – Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасы диварына Габдулла Тукайга мемориаль такта кую. Бу бинада шагыйрь 1908 елның 14 октябрендә беренче тапкыр халык алдында «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасын укый.

11.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры каршындагы Тукай һәйкәле янында фольклор коллективлары чыгышы, халык бәйрәме;

 12.00 – традицион Шигърият бәйрәме;

 14.00 – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен быелгы лауреатларга тапшыру, тантаналы концерт.

 Моннан тыш 130 ел тулуга багышланган чаралар Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта оештырылачак.

 - Быел Президентның махсус күрсәтмәсе белән һәр районда Тукай бәйрәмен үткәрү буенча план төзелде һәм чаралар үткәрелә. Бу чараларның барысында да язучыларыбыз катнашачак. Быел бигрәк тә Яшел Үзән районы үзен танытты. Яшел Үзән районының Бәчек авыл Тукайның Бибисаҗидә апасы яшәгән. Авыл зиратында Бибисаҗидәнең кабере, кызының кабере бар. 22 апрельдә язучыларыбыз Бәчек авылына кузгала, анда Тукайның юбилее узачак, – ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан. Язучылар лидеры шулай ук быел Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр арасында язучыларның күп булуын шәрехләп узды. Юбилей елында шәт каләм әһелләре арасында Тукай исемен йөрткән дәүләт бүләге ияләренең саны артыр, дигән өметен дә җиткерде.

 Халык шагыйренең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Казанда Тукай булган биналарга истәлек такталары беркетеләчәк. Болар: Габдулла Тукай 1907-1912 елларда яшәгән яңадан төзелгән «Болгар» кунакханәсе, шулай ук 1912-1913 елларда яшәгән Юнысовларның табыш йорты (элекеге «Амур» кунакханәсе). Тукайның әдәби музее бинасында да төзекләндерү эшләре дә, ниһаять, башланачак дип ышандыралар.

http://intertat.ru/tt/mohim-temalar-tt/item/56745-tukay-yubileenda-nindi-charalar-uzachak?-programma.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар