ТУГАН ТЕЛНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 2016 елда «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Гасырлардан гасырларга» әдәби мирасы» проектын тормышка ашыра башлады. Моңа кадәр дә мохтарият үзенең тирән эчтәлекле проектлары белән туган телебезне, йолаларыбызны, әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне саклап калу, популярлаштыру юнәлешендә күптөрле эшләр башкарды. «Куян күчтәнәче», «Әбием сандыгы» кебек уен формасында оештырылган проектлар балалар күңеленә аеруча хуш килде. Алар һәркайсы һәм федераль, һәм региональ дәрәҗәдә үтте. Һәммәсе читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. 34 төбәктә меңнән артык мәктәп эшләп килә. 1189 мәктәптә татарча укыталар йә татар теле дәресләре керә, ял көне клублары эшли.
Болар хакында журналистларга РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов җиткерде.
«Туган телне яратыгыз, китапларыбызны укыгыз дип коры сөйләү белән генә җәлеп итеп булмый, телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксындыру уята торган проектлар, күрсәтмә әсбаплар кирәк. «Татар теле – күңелем теле» дигән уку ярдәмлеген рус, татар, инглиз телләрендә чыгарып, шундый адымны ясаган идек инде, – ди Илдар Ирек улы. – Шотландиядә булырга туры килгән иде. Милли җырлары да, биюләре дә, шакмаклы итәкләре дә бар, ә телләре – юк менә! Шуны ничек кайтарырга белмиләр... Шул хәлдә калмас өчен, телне сакларга кирәк! Балалар кече яшьтән үк үз халкының язучы-шагыйрьләрен, композиторларын, рәссамнарын белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү, укытучыларга практик ярдәм күрсәтү максатыннан без методик әсбаплар комплекты әзерләү эшенә керештек. Бу проектка 400 мең сум акча китте. Икътисад министрлыгы шул акчаның яртысын бирде, калганын үзебез таптык. Комплектка мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең портретлары, татар халкының көнкүрешен тасвирлаган фотолар, сәнгать кешеләренең томыш, иҗат юлы турындагы китаплар тупланган. 1000 данә тираж белән чыккан бу тупланма тиздән почта элемтәсе һәм милли-мәдәни автономияләрнең төбәк һәм җирле оешмалары вәкилләре аша Россиянең 34 субъектындагы мәктәпләргә, китапханәләргә, милли үзәкләргә җибәреләчәк».
Дәүләт Думасы депутаты буларак, Илдар Гыйльметдинов БДИны туган телдә тапшыру турындагы сорауларга да җавап бирде.
–Мине кайчан дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны тәкъдим итәсез инде, дип сүгәләр. Миндә ул закон проекты бар, ул әзер. РФ Мәгариф министрлыгында да фикер алыштык. Әмма эш эш мәгариф системасының әлеге законны тормышка ашырырга әзер булмавына килеп төртелде. Мондый гамәлләрне тормышка ашыру мәгариф системасындагы мөмкинлекләрдән чыгып эшләнә. Мәгариф турындагы законда бу хакта язылган. Мәктәп баладан ул имтиханны кабул итәргә әзерме? Ул закон чынлап та эшләсен өчен имтиханнарга бәя бирерлек хисап алу, контрольдә тоту механизмнары да эшләнергә тиеш. Безнең система моңа әзер түгел әле, – дип аңлатты ул.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.