Төркиянең Әнкара каласында татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри истәлегенә багышланган фәнни симпозиум булып узды. Педагог, этнограф, тарихчының 190 еллыгы уңаеннан ТӨРЕКСОЙ оешмасы Казан Федераль университеты галимнәрен үзләрендә кабул итте.
Үзеннән соң бихисап мирас калдырган галимгә багышланган симпозиумда Каюм Насыйриның халыкка хезмәте, төрки дөнья мәдәниятына керткән өлеше хакында фикер алыштылар. Аның хезмәтләре төрки дөньяның хәзерге заман галимнәренең игътибар үзәгендә.
ТӨРЕКСОЙ Генераль секретаре урынбасары, профессор Фырат Пурташ та татар мәгърифәтчесенең исемен халыкара дәрәҗәдә олылавын юкка гына түгелен әйтте. «Ул үз халкына фидәкарьләрчә хезмәт итүе, туган телне, мәдәниятны пропагандалавы белән билгеле. Каюм Насыйриның бар тормышы һәм фәнни иҗаты милләтара мәдәни диологка чакыра, халыклар мәдәниятын баета», - диде Фырат Пурташ.
КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты Рәдиф Җәмәлетдинов үз чыгышында татар мәгърифәтчесе турында халыкара трибунадан аваз салырга мөмкинлек биргәннәре өчен ТӨРЕКСОЙ оешмасына олы рәхмәтен җиткерде.
Татарстан һәм Төркия галимнәре Каюм Насыйри тормышындагы һәм эшчәнлегендәге моңарчы мәгълүм булмаган фактлар белән дә уртаклашты. Казаннан Рәдиф Җәмәлетдинов, Әлфия Йосыпова, Таһир Гыйләҗев һәм башкаларның фәнни докладлары симпозиумдагыларда зур кызыксыну уятты.
Истамбул һәм Әнкараның югары уку йортларында Казан делегациясе белән берлектә Каюм Насыйри институтын (2014 елда төзелде) тәкъдим итү чаралары да узды. Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри институтының филиаллары Мәскәү, Астана калаларында ачылды. Якын киләчәктә мондый үзәк Төркиянең берәр университетында да эшли башлаячак. Төркиядәге коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, үзәк базасында татар теле һәм мәдәнияты укытылачак.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/44524-t%D3%A9rkiyad%D3%99-tatar-m%D3%99g'rif%D3%99tchesen-olyiladyilar.html
Комментарий юк