Логотип
Яңалыклар

ТР мөфтие Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Ихластан дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Күп милләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе, 13 нче аять)”.

Республикабыздагы бердәмлек - ул милләтләр килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын, үсешен тәэмин итүче күрсәткеч дип саныйм.

Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Россиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз. Шул ук вакытта бүгенге заман чынбарлыгы буыннар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү бурычын үтәүне таләп итә.

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, төрле халыкларга үзара килешеп, дустанә яшәргә ярдәм итсә иде”, - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/04/115218/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар