«Том Сойер» фестиваленә – койма буярга килегез!

Берәр нәрсә буйыйсыгыз килеп, кулыгыз «кычытса», быел җәй сезгә андый мөмкинлек чыгарга тора. 11 июнь көнне, кичке дүрттә Казан шәһәренең Ульянов-Ленин урамындагы 16 нчы йорт янында «Том Сойер Фест 2016» фестивале башланып китә. Мондый фестиваль узган ел Самарада узган булган, быел инде безнекеләрне дә илһамландырган. Проектның нигезенә волонтерлар ярдәме белән Казан урамнарының бизәге булган, аның борынгы йөзен күрсәткән агач яки агач-таш йортларны бизәү идеясе салынган. Фестивальне оештыручылар ТРОВООПИиК һәйкәлләрне саклау җәмгыяте һәм «Казан» журналы. Иганәчеләре – «Партнеръ и К» һәм «Стройдвор» җәмгыятләре. Төзелеш материаллары белән Tikkurila компаниясе ярдәм итә.
Бизәү-матурлау өчен Казанның Волхов һәм Ульянов-Ленин урамнарында урнашкан өч йорт сайланган. Унтугызынчы гасыр азагында төзелгән бу йортлар өр-яңадан буялып, тышкы агач элементлары – тәрәзә яңаклары, кәрнизләре төзәтеләчәк. Профессионал архитектор-реставраторлар Фәридә Зәбирова, Андрей Винокуров, Ирина Карпова, Анастасия Анцигиналар аларны төзекләндерү концепциясен булдырган, 3D моделен ясаган. Волонтерларга эшнең артык катлаулы булмаганы – кыру, сылау, кагу, буяу булса, агач элементларны яңарту эшен Кирилл Кузнецов башкарачак. Әгәр дә мәгәр, Казанның борынгы йөзе булган ул агач йортлар киләчәк буыннарны да сокландырсын дисез икән, мөмкинлегегез булса, буяшырга килегез. Сорау-тәкъдимнәрне проектның кураторы Мария Шаронованың «Вконтакте»дагы сәхифәсендә калдырырга, mariia/sharonova@gmail.com адресына юлларга яки 8987-207-45-00 телефонына шалтыратып әйтергә була.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.