“ТАТМЕДИА” туганнарны-дусларны матбугатка яздыруның иң җайлы ысулын тәкъдим итә

Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде.


Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18 июньдә тәмамлана. Күп кеше, элеккедән килгән гадәт буенча, почтальонны көтеп газета-журналларга язылуны иң соңгы көнгә калдыра. Ә бит хәзер яраткан газета яки зәвыкълы бизәлешле журналны электрон рәвештә дә яздырып була. Моның өчен “Почта России” сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк. Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә отышлырак.

- Кичә генә үземнең Instagram битендә мин #Подпишиблизких #Подпиширодителей акциясе башлануы турында хәбәр иттем. Ә бүген исә әти-әниемне электрон ысул белән газеталарга яздырып та куйдым. Бу гамәл бернинди дә өстәмә чыгымнар таләп итми, җитмәсә, бөтен процесска ике-өч минут кына сарыф ителде, – дип сөйләде “ТАТМЕДИА” медиаширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьмин. – Яшь буын төрле гаджетларга бәйле булса да, өлкән буын кешеләре әле һаман да мәгълүмат белер өчен газета-журналларны көтеп ала. Аларга шундый бүләк эшләп без хәерле гамәл генә кылачакбыз. Бүгеге көндә чыга торган басма матбугат һаман да сыйфатлы эчтәлеге белән үзләренә тартып тора. Алар шулай ук мәдәният һәм тел традицияләрен саклап килә. Минем уйлавымча, без бөтенебез дә басма матбугат чараларына шул рәвешле  ярдәм кулын сузырга тиешбез.



Шунысы куанычлы: әлеге акциягә инде республикабызның танылган шәхесләре кушылды. Мәсәлән, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның әти-әнисен берничә газета һәм журналга яздыруы билгеле. Сүз уңаеннан, мондый ысул белән туганнарны гына түгел, матди ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләрне дә яздырып була. Бәлки картлар йорты яки балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бу зур бүләк булыр.

Белешмә: ТАТМЕДИА – составына газета, журнал, телевидение, радио һәм интернет басмалар кергән уникаль ширкәт. Татарстанның һәр районында басыла торган 99 газета да әлеге медиаширкәткә карый. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында тулаем язылучылар саны 300000 артып китте. Язылу кампаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итә.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5105
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4866
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2602
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3735
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6280
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек