«Татмедиа» агентлыгында монополиягә каршы дүртенче пакетның төп нигезләмәләре турында сүз барды

Бүген Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Павел Козел «Татмедиа» агентлыгында «Татар-информ» МА оештырган матбугат конференциясендә монополиягә каршы дүртенче пакетның төп нигезләмәләре турында сөйләде.
2015 нче елның 5 нче октябрендә РФ Президенты Владимир Путин «Конкуренцияне яклау турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында ФЗны имзалаган иде. Әлеге закон Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән.Закон бизнес өчен административ чикләүләрне күпкә кыскартуны һәм бер үк вакытта дәүләтнең икътисадта катнашын киметүне күздә тота. Павел Козел билгеләп үткәнчә, намуссыз конкуренциягә, хакимият органнары гамәлләренә карата кисәтү институты киңәя. «Хакимият органнарының барлык гамәлләре кисәтү аша узачак. Әгәр хилафлык була калса, аларны бетерү вакыты билгеләнгән булачак», - диде спикер. Ул аңлатканча, хакимият органнары вазифаи затлары тарафыннан кылынган монополиягә каршы хилафлыкларны оператив төстә бетерү, икенче яктан, конкуренцияне яклау турындагы законны берничә мәртәбә бозган түрәләр өчен катгыйлык механизмы барлыкка килә. «Закон кабаттан бозылган очракта, вазифаи зат өчен берсүзсез дисквалификация каралачак», - диде П. Козел.
Товар базарында өлеше 35 проценттан югары булган затлар исемлеге дә кыскартылачак. Россиянең Монополиягә каршы хезмәте фикеренчә, реестрга кертү гражданлык хокукларын тәэмин итүгә чикләүләрне генә түгел, өстәмә вазифаларны да күздә тота. Бу реестрны кыскарту аңа кергән компанияләрнең административ мәшәкатьләрен күпкә киметәчәк.
Моннан тыш, закон РФ Хөкүмәтенә, монополиягә каршы закон бозулар булган очракта, күпләп тупланган товар базарларында товарга дискриминацион булмаган юл белән үтеп керү кагыйдәләрен билгеләү хокукын бирә.
Монополиягә каршы дүртенче пакетның тагын бер яңалыгы – икътисади концентрация контроле кагыйдәләре буенча, Россия Монополиягә каршы хезмәтенең алдан ризалыгы белән, уртак эшчәнлек алып бару турында хуҗалык итүче субъектларның килешүләр төзүен күздә тота.
«Конкуренцияне яклау турындагы законга яңа «сатып алучылар картеле» төшенчәсе кертелде. Монополиягә каршы хезмәт сатучының гына түгел, сатып алучының да товар сату буенча үз шартларын кую очракларын ачыклаган. Әгәр сатып алучылар үзара килешеп, сүз куешып, теге яки бу предприятиегә «бүген бу бәягә сатып алганбыз икән, иртәгә инде бу бәягә риза булмаячакбыз» дип шартын куя икән, сату күләмнәре шактый төшә, керем кими дигән сүз. Алга таба мондый гамәлләргә чик куелачак. Хәзер без кулланучыларны гына түгел, менә шундый намуссыз сатып алучылар гамәлләреннән зыян күргән субъектларны да яклаячакбыз. Суд практикасында мондый мисаллар бар, әмма законда ул теркәлмәгән иде. Бу хатаны төзәтергә уйладык», - диде Павел Козел.
Төзәтмәләр агымдагы елның 5 нче гыйнварында законлы көченә кергән.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.