“Татарстанның кечкенә принцессалары” хәйрия акциясен оештыра

“Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы бер төркем хәйрия проектларына башлангыч бирә. Валентин Катаевның яхшылыкка өнди торган әкияте белән аваздаш итеп, әлеге игелек гаммәлләрен “Цветик-семицветик” темасы берләштерәчәк. Шул рәвешле акцияләрнең һәркайсы үз төсенә ия булачак. “Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы президенты Наталья Киселева Intertat.ru хәбәрчесенә үз планнары турында сөйләде.
– Мәгълүм булганча, “ Татарстанның кечкенә принцессалары” ул гади матурлык бәйгесе генә түгел...
– Әйе, «Татарстанның кечкенә принцессалары» башка матурлык бәйгеләреннән принципиаль рәвештә аерылып тора. Без тышкы кыяфәткә карамыйбыз, ә бала турында тулаем фикер булдырабыз. Аны талант һәм яхшылык бәйгесе дип атасаң дөресрәктер дә. Бәйге финалистлары алдына куелган төп бурыч – игелекле гамәлләр кылу. Фестивальдә алар хәйрия яки ниндидер социаль мөһим проектларны үзләре уйлап табып, тормышка ашырырга тиеш.
– Бәйгенең финалы инде узды, 19 финалистның һәркайсы «Татарстанның кечкенә принцессасы» титулына ия булды. Шуның белән барысы тәмам түгелме?
- Юк. Финалдан соң кызчыклар җилкәсенә билгеле бер җаваплылык ята. Алар игелекле эшчәнлеген дәвам иттереп, иҗтимагый оешмабыз тарафыннан гамәлгә ашырылган хәйрия акцияләрендә катнашырга тиеш. Шулай ук шәһәр яки башка хәйрия оешмалары чакыруларны да кире какмыйлар.
- Хәйрия акцияләрегезне «Цветик-семицветик» уртак исеме белән берләштергәнсез икән. Бу быел гына барлыкка килгән идеяме?
- Юк, бу исем инде күптәннән кечкенә гүзәлләр тарафыннан оештырылган акцияләрне берләштерә. Әмма элек ул үзебез арасында гына кулланылган атама иде. Быел исә, без акцияләребезне киңрәк итеп күрсәтергә булдык. Фестивальдән соң, кызлар таҗлар һәм ленталар алып, матур һәм талантлы гына булып калмыйлар, ә үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны үтгәннәрен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә булдык.
- “Цветик-семицветик” – ул 7 яфракчык һәм 7 төс. Бу Сезнең тарафтан 7 зур акция уздырылачак дигән сүзме?
– Әйе, без бер ел эчендә сезонга икешәр зур чара үткәрергә ниятлибез. Җәй, көч, кыш һәм яз айларында төрледән-төрле, бер-берсенә охшамаган акцияләр, чаралар уздырылачак. Беренче акция кызыл төскә ия булса, язын үтәчәк соңгысы шәмәхә төс астында үтәчәк. Шул рәвешле “Цветик-семицветик” циклы тәмамланачак һәм яңа «Татарстанның кечкенә принцессалары» фестиваленә башлангыч биреләчәк.
– Акцияләрне кем уйлап таба соң: олылармы, әллә балалармы?
– Бу, нигездә, балалар инициативасы һәм без бу омтылышларны балаларда тәрбияләргә тырышабыз. Әйе, иҗтимагый оешма ул олылар тарафыннан булдырылган, чараларда балаларның әти-әниләре актив катнаша, әмма беренче планда, әлеге чараларның “йөзе” булып кечкенә принцессалар тора. Нинди акция уздырырга икәнен кечкенә гүзәлләр үзләре бергәләп хәл итә. Концертлар оештырылганда да нәкъ балалар алып баручылар да, режиссерлар да, куючылар да.
– Хәйрия акцияләрегезнең юнәлешләре инде билгелеме?
– Беренче акциябез инде 7 июль көнне узачак. Без “Альпари” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия концерты һәм кул эшләнмәләре ярминкәсен оештырачакбыз. Шунда ук ярминкә дә җәеләчәк. Монда үз иҗат эшләнмәләре белән кечкенә принцессалар гына түгел, бар теләгән кеше катнаша ала. Кызларның әниләре, туганнары, дуслары һәм, гомумән, чит кешеләр дә бик теләп үз иҗат эшләнмәләрен тәкъдим итә. Ярминкәдә сатылган әйберләрдән кергән керем исә мөмкинлеге чикләнгән балаларның тернәкләндерүенә юнәлтеләчәк. Икенче чарабызны август ахырына планлаштырабыз. Әлегә бу проект кына, шуңа да аның нинди юнәлештәге чара булуы әлегә сер булып торсын.
- Наталья, әңгәмәбез өчен рәхмәт. Башлангычларыгызда уңышлар!
БЕЛЕШМӘ: “Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы “Альпари” хәйрия фонды белән берлектә “Цветик-семицветик” темасына хәйрия чаралары сериясен үткәрә. Һәр акциягә үз таҗ яфракчыгы билгеләнәчәк. Оештыручылары булып төрле еллардагы “Татарстанның кечкенә принцессалары” торачак.
Беренче хәйрия концерты һәм сату-ярминкәгә кызыл яфракчык билгеләнгән. Концерт 7 июль көнне Казанның “Мир” кинотеатры артындагы Аксенов скверы сәхнәсендә узачак. Оештыручылар барлык теләгән кешеләрдән иҗади эшләр һәм кул эшләнмәләрен кабул итәргә бик шат булачак. Җыелган акчалар мөмкинлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерүгә тотылачак.
http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.