Логотип
Яңалыклар

Татарстанда II төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы эшен башлады

Болгар музей-тыюлыгында II төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы эшен башлады. 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форумда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең дистәдән артык төбәгеннән 14-17 яшьлек 600ләп бала һәм яшүсмер катнаша.

«Болгар - Туган тел» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» фонды белән берлектә оештырыла. Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.

Форумный сайтында әйтелгәнчә, лагерь программасы уку-укыту, мәдәният өлкәсенә кагылышлы чараларны үз эченә ала. Программа үзара бәйләнгән 4 блоктан тора. Алар, бер-берсен тулыландырып, катнашучыларга татар мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудыра. Шулай ук программа кысаларында лагерьны тантаналы рәвештә ачу һәм ябу, спорт чаралары, корпоратив чаралар уздыру, Болгар музей-тыюлыгы территориясе буенча квест экскурсияләр оештыру каралган.

Әйтик, «Лингвистика, тарих» юнәлешенең төп максаты – катнашучыларны тел мохитенә алып керү һәм лингвистика, этимология, тарих белән таныштыру. Бу профиль кысаларында галимнәр Фаяз Хуҗин, Кадрия Фәтхулова, Рәдиф Җамалетдинов, Индус Таһиров, шагыйрь Ренат Харис, язучы Рабит Батулла катнашында мастер-класслар уздыру ниятләнә.

«Гаммәви мәгълүмат чаралары» юнәлеше исә татар телен һәм мәдәниятен гаммәви мәгълүмат чараларында файдалану күнекмәләренә төшерендерүгә юнәлтелә. Профильнең кунаклары республиканың әйдәп баручы ГМЧда эшләүчеләр – Йолдыз Миңнуллина, Раил Өметбаев, Луиза Янсуар, Зөһрә Фатыйхова, Алисә Җамалиева, Миләүшә Насыйбуллина һ.б. Мастер-класслар барышында катнашучылар язмалар иҗат итә, интернет челтәрендә яңалыкларын урнаштыра, әңгәмәләр әзерли, видеороликлар төшереп монтажлый. Кичке чара барышында татар телен үстерүгә багышланган видеоязмалар һәм социаль рекламалар карау күздә тотыла.

«Мәдәният һәм сәнгать» профиле милли уеннар, театр, җыр һәм бию, халык иҗаты, рәсем аша татар мәдәнияте белән таныштыруны күз уңында тотып оештырыла. Аның кысаларында милли бәйрәм Сабан туе үткәрелә. Анда һәр бала иҗади чыгышын тәкъдим итә, милли ашлар пешерергә өйрәтә, ярышларда катнаша ала.

«Кул эшләре остаханәләре» юнәлешенең төп максаты – катнашучыларны кул эшләренә бәйле милли мәдәният белән таныштыру. Аның кысаларында яшь дизайнер Миләүшә Мусина татар милли киемнәре тарихы, дизайн студиясе җитәкчеләре Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннар милли бизәкләр һәм дизайн, аяк киеме остасы Илдар Шәйхетдинов милли аяк киемнәре турында сөйләячәк. Шулай ук татар халкының милли уеннары, борынгы йолалары, риваятьләре һәм мифлары белән таныштыру да күздә тотыла.

Форумның гимны да була. Аның авторлары – «Ялкын» журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм тамашачыларга «Алтын Казан» мюзиклы, «Кара пулат» операсы аша яхшы таныш яшь композитор Эльмир Низамов.

Форум эше «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

 Форум мөмкинлеклре белән биредә танышырга мөмкин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/23/110665/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар