​Татарстанда «Ефәк юлы» раллиенда катнашучыларны чәк-чәк белән каршы алдылар

Татарстанда Мәскәү-Астана-Пекин маршруты буенча уза торган «Ефәк юлы» халыкара роллиенда катнашучыларны каршы алдылар.

Татарстан чиген беренче булып Франция вәкиләре узды. Яшел Үзән районында аларнымилли киемдәге кызлар һәм ММЧ вәкилләре  коеп яуган яңгыр астында каршы алды. Узышчылар беренче тапкыр чәк-чәктән авыз итте. Аннары алар кызлар һәм башка каршы алучылар белән фотосурәткә төште.

Раллида катнашучылар Яшел Үзәннән Kazan-Arenaга юл ала. Аннары «Казан» Гаилә үзәге белән «Татнефть-Арена» арасынданы тантаналы старт урынына китә. Ярышлар 19.00дән 22.00гә кадәр узар дип көтелә.

Искәртеп узабыз: «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейды тантаналы төстә кичә Мәскәүнең Кызыл мәйданында башланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика лидеры бу иң катлаулы һәм мавыктыргыч узыш булыр дигән ышаныч белдерде.

Быел ике атна ярым вакыт эчендә раллида катнашучыларга Россия, Казакъстан һәм Кытай чикләрен узып, 10 мең 780 чакрым юл узарга туры киләчәк. Анда барлыгы 27 йөк машинасы һәм 110 внедорожник катнаша. Ралли-рейд катнашучылары арасында Чаллының «КАМАЗ-Мастер» командасыннан алты экипаж да бар. Ралли 24 июль көнне Пекинның үзәк мәйданы - Тяньаньмэньда тәмамлана.

http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5938
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7157
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2631
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3083
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4035
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату