Татарстан турында фильм төшерүдә һәркем катнаша

Республикабызда масштаблы проект старт алды: Татарстан турында фильм төшерү башланып китте. Якын арада аны җәмәгатьчелеккә күрсәтергә дә телиләр.
Фильмны Казанның яшь һәм талантлы режиссеры Владислав Кушнеров төшерә. Татарстан турындагы фильм – “Кинокрут” видеостудиясе һәм Вконтакте социаль челтәренең «Татарстан. Наша Республика» паблигының уртак проекты.

Бүген кинокартинаның беренче эпизодлары Саескан Тавында төшерелә башлады. Бу аңлашыла да: нәкъ менә ул маршрутның беренче ноктасы булып тора. Фильмны биш көн эчендә төшереп бетерергә җыеналар. Шул сәбәпле, кыска гына вакыт эчендә Татарстанның 16 торак пунктына сәяхәт кылачаклар. Аларда төшерелгән эпизодлар аша республикабызның бөтен матурлыгын күрсәтәчәкләр.

Идея авторлары Татарстанда яшәүче һәр кешегә фильм иҗат итүче булу мөмкинлеген бирә. Республика турында кызыклы видеокадрлары булган һәркем аларны фильм режиссерына, паблик администраторына җибәрә яки #НашаРеспублика дигән хештэг ярдәмендә Вконтакте социаль челтәренә урнаштыра ала. Кадрлар профессиональ камерага гына түгел, һәвәскәр техникага, хәтта смартфонга да төшерелгән булырга мөмкин.

- Безнең Татарстан – гаҗәеп төбәк. Республиканың бөтен районнарында да матур урыннар бар, җирлегебз уникаль тарих һәм кешеләре белән аерылып тора... Алар турында сөйләргә генә кирәк. Без, үз чиратыбызда, искиткеч гүзәл республикабызның бар матурлыгын ача торган масштаблы фильм төшерергә уйлыйбыз, – дип сөйли фильм режиссеры Владислав Кушнеров.

Фильмның ничек төшерелгәнен Вконтакте социаль челтәрендә күзәтеп барырга мөмкин. Төшерү барышындагы фотоларны даими рәвештә  урнаштырып баралар.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47068-tatarstan-turyinda-film-t%D3%A9sher%D2%AFd%D3%99-%D2%BB%D3%99rkem-katnasha.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»