Логотип
Яңалыклар

Татарстан туристлары Мисырдан исән-имин кайтты

Казанның һава аланы аша Мисырга киткән сәяхәтчеләрнең барысы да Татарстанга әйләнеп кайтты. Болар – юлламаларны Корал Трэвел, Анекс Тур, Натали Турс оешмаларыннан сатып алучы туристлар. Мисырда калган башка ватандашларыбыз исә Россиянең бүтән шәһәрләре аша чартер яки транзит рейслар белән кайтачак. Шулай ук багажларны кайтарту, ияләренә тапшыру эше дә үз җае белән бара. Бүгенге иртәнге җидедә алынган мәгълъматлар буенча 1760 берәмлек багаж кайтартылып, шуның 631 е хуҗаларына тапшырылган. Тагын 785 берәмлек багаж ияләренә тапшырырга әзер. Багажларын вакытында ала алмаучылар булса, 8 (945) 937 5555 номерына шалтыратып, хәлгә ачыклык кертә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар