Логотип
Яңалыклар

Татарстан Президенты «Гунда» корпорациясе җитәкчелеге белән «KAZAN EXPO» күргәзмә үзәген төзү проекты турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Гунда» корпорациясе Директорлар советы рәисе, генераль директоры Чжан Дачэн белән «KAZAN EXPO» күргәзмә үзәген төзү проекты турында сөйләште. 
Рөстәм Миңнеханов корпорация җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, бүген ТР делегациясе Россия-Кытай дөнья күргәзмәсендә катнаша (ЭКСПО). "Бездә Харбин халыкара күргәзмә үзәге уңай тәэсир калдырды, аның төзелеше белән сез үзегез шөгыльләнгән. Без "Гуда" корпорациясе турында, төрле эшчәнлек алып баручы Кытай компаниясе буларак, ишеткәнебез бар", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Ул билгеләгәнчә, Казанда «KAZAN EXPO» эре күргәзмә үзәге төзелеше башлана. Татарстан башкаласы WorldSkills - 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулаганга күрә, проект аеруча актуаль. Сезнең бу өлкәдә тәҗрибәгез безгә бик файдалы булыр иде һәм без "Гуда" корпорациясенең әлеге проектта катнашырга теләк белдергәненә бик шат, диде Рөстәм Миңнеханов. 
Ул Чжан Дачэнга Кытай корпорациясенең объектны төзүдә катнашу мәсьәләләрен хәл итү өчен эш төркеме оештырырга тәкъдим итте. 

«Уртак эшебезнең формаларын һәм күләмен билгеләргә кирәк. Безнең вакыт чикле, күргәзмә үзәген Россиядәге 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатына әзер итәргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 
Яклар бердәм фикергә килде: финанс сәбәпләр аркасында күргәзмә комплексы өстәмә функцияләр үтәргә тиеш, объектта күңел ачу үзәге, кунакханә һәм башкаларны оештыру планлаштырыла. 

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114487/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар