Логотип
Яңалыклар

Татарстан кызы «Новая звезда» өчен көрәшәчәк

Татарстан кызы Ләйсән Минһаҗева музыкаль проектта катнаша. 30 гыйнварда «ЗВЕЗДА» телеканалында «Новая звезда» Бөтенроссия вокал конкурсының чираттагы сезоны башлана.
Әйтергә кирәк, башка проектлар белән чагыштырганда, «Новая звезда» –Россиянең барлык 85 субъекты катнаша торган бердәнбер музыкаль бәйге. Әлеге конкурска һәр төбәктән иң яхшы башкаручылар сайлап алына. Конкурсны «Звезда» телеканалы һәм Россиянең Оборона министрлыгы оештыра.

Республикабызны тәкъдим итәчәк Ләйсән Минһаҗева Казан мәдәният һәм сәнгать университетында Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева классын тәмамлаган. Катнашучы моңа кадәр дә республика, Россиякүләм конкурсларда, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык» (Казан), «Путевка к звездам» (Мәскәү) үзен сынаган. Ләйсәннең уңыш дәфтәрендә «Доброе утро», «Җомга киче» тапшыруларында, «Россия-1» каналында бара торган «Битва хоров» проектында катнашу да теркәлгән. Шулай ук Татарстанда уздырылган төрле концерт һәм бәйрәм чараларында катнашты.

«Новая звезда» конкурсы «Звезда» телеканалында һәр шимбә март аена кадәр дәвам итәчәк. Ләйсән Минһаҗева татарстанлыларны үзе өчен җан атарга чакыра.

сылтама: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар