Логотип
Яңалыклар

Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады

8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында.

Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм “Белый дом” сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Татарстан китап нәшрияты “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләре белән хезмәттәшлек буенча сүз куешуга ирешкән. Китап базарындагы көчле “уенчылар” күпләп сату бәясеннән 40 процентка кадәр ташлама бирә алган һәм башка отышлы шартлары булган эре нәшриятлар белән генә эш итүенә карамастан, Татарстан китап нәшрияты үз товарын берәмләп сату бәясеннән тәкъдим итү турында килешкән.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә республика нәшрияты китапларының “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләре белән хезмәттәшлекнең әһәмияте турында билгеләп узды.

“Безнең өчен иң мөһиме –  китапларыбызның иң популяр мәйданчыкта сатылуы. Милли нәшриятләрнең әле барысы да моңа ирешә алмый. Бу – зур уңыш, безнең уртак мөнәсәбәтләр нигезенә беренче кирпеч. Алга таба китап сөючеләр шушы танылган мәйданчыкларда безнең китапларны сатып алыр дип ышанам. Киләчәктә китапларның ассортиментын тагын да арттыру планнары бар. Төп эш бездән тора. Аның өчен безгә халык арасында ихтыяҗ булган китаплар чыгару кирәк. Соралган авторлардан кызыклы бизәлешле яхшы китаплар чыгарсак, сатып алучылар безнең арттан үзләре йөриячәк әле”, - дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

Сатуга куелачак китаплар исемлеген интернет-кибетләр үзләре сайлап алган. Алга таба алар китапларның кайсылары яхшырак сатылуын ачыклаячак. Әлегә 20гә якын исемдәге китап сатуга куелган. "Бу эш дәвам итә, туктап кала торган эш түгел. Алар тулысынча безнең ассортиментны өйрәнә”, - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

“Лабиринт” интернет-кибетендә сатуда булган китаплар арасында, Нияз Халит, Наилә Әлмәнова-Халит язган “Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары”, Юныс Әхмәтҗановның “Татар милли ашлары”, “Давайте говорить по-татарски” уку кулланмасы (авторлары – Әлфия Йосыпова, Кадрия Фәтхуллова, Эльвира Динмөхәммәтова), “Татарский язык для начинающих. Интенсивный курс” (Л. Шәяхмәтова), “История татар” (Р.Фәхретдинов), “Татарское народное творчество в 15 томах. Том 6. Пословицы и поговорки” (редколлегия: К. Миңнуллин, И. Сәгъдәтшин, Д. Заһидуллина), “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” (Н. Максимов), “Татарская “Алифба”: история һәм и современность” (Алла Сальникова һәм Диләрә Галиуллина) һәм башкалар бар.

Китаплар Татарстан китап нәшрияты бәясеннән сатылмый, “Лабиринт”ның һәркайсына үз бәясе. “Бәя арттыру – алар эше. Алар үз бәяләрен үзе билгели, бу алар өчен нормаль бизнес”, - дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

Белешмә өчен. “Лабиринт” – илдәге иң зур китап интернет-кибетләренең берсе. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, китапларны онлайн-сату күләме 15-16 млрд сум булып бәяләнә, ягъни гомуми китап базарының 20 проценты тирәсе.”Лабиринт.ру” ҖЧҖ кереме 2015 елда 6,04 млрд сум тәшкил иткән, чиста табыш – 2,5 млн сум.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/18/148482/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар