ТР Президенты Указлары нигезендә, ТР Министрлар Кабинетының яңа составында бары тик бер яңа түрә - экология һәм табигый байлыклар министры вазифасына Фәрит Абдулганиев билгеләнде. Министрлык һәм ведомстволарның калган җитәкчеләре үз урынында калды.
ТР Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин аларга алдагы эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән кандидатураларны яклаган өчен депутатларга рәхмәтен ирештерде. “Республика һәрвакыт башкарма хакимият һәм парламентның бер юнәлештә тыгыз эшчәнлек алып баруы белән отты – уңышыбызның асылы да нәкъ менә шунда. Киләчәктә дә республика үсеше өчен тырышып эшләячәкбез. Хөкүмәтнең төп составы элеккечә сакланды. Безне алда саллы эш көтә, һәм ул республикада яшәүчеләр иминлеге бәрабәренә башкарылачак. Депутатларның хуплавы бик мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм МиңнехановСледите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк