Кызыл күлмәктән кызыл келәм буйлап – IT-технологияләргә. Казанда Татарстан эшлекле хатын-кызларының V форумы узды. Ул мәгълүмати технологияләргә багышланды.
Көзнең матур көнендә Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы баскычларына җәелгән кызыл келәм буйлап республиканың 250 эшлекле ханымы атлады. Кинофестивальгә түгел, алдынгы технологияләр белән танышырга килгәннәр. Замана хатын-кызлары гаилә учагы саклап өйдә генә утырмый. Ир-атлар белән бер сафка басып, алар барлык өлкәдә дә үзләрен күрсәтергә хокуклы шәхесләр. Хәзер хатын-кызлар ана, хатын гына түгел, идарә итүче дә. Ә мәгълүматлы кеше ил белән дә идарә итә ала.
Эшлекле костюмнарын салып, кызыл күлмәк кигән Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләү сүзләрен җиткереп: «Без – хатын кызлар гаилә һәм үзгәрешләр нигезе», – дип белдерде. Хатын-кыз дөньясы өчен бераз ят булган IT-технологияләрне дә яулап алырга кирәклегенә ишарә иде бу. «Форумны мәгълүмати технологияләргә багышлау юкка гына түгел, – ди «Татарстан эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова. – Кайсы өлкәдә генә эшләсәк тә, югары технологияләр белән очрашабыз. Цифралы икътисад, электрон коммерция, интернет-банк, интернет-реклама, блокчейннар заманында яшибез. Безнең төп ярдәмчебез – телефон. Һәр көнебез аның белән башлана», – ди ул.
IT-технологияләр бик тиз үзгәрә. Шуңа күрә быелгы форумда эшлекле ханымнарны җыеп, соңгы технологияләр белән таныштыру максаты куелган.
Бу өлкәдә остаз булырдай белгечләр гүзәл ханымнарга аның күңел ачу чарасы гына түгел, бизнесны алып бару өчен зур бер платформа булуы хакында сөйләделәр. Мастер-класслар блокчейн, социаль челтәр аркылы сәүдә итү, шулай ук Кытай белән мөнәсәбәтләр темасына багышланды. Кытайга таба йөз бору да юкка гына түгел, әлеге ил IT- индустриядә лидер булып санала.
Форумга килгән ханымнар яңалыклар турында зур кызыксыну белән тыңлап, үз бизнесларында куллану турында уйланып утырдылар. Нурлатта ипи пешерү йорты тоткан Ольга Мякишева: «Моңа кадәр, тиз бозыла торган продукт белән эшлим, миңа мондый технологияләр кирәкми дип уйлап йөрсәм дә, аның иртәгәсе көн икәнен аңладым. Яшем өлкән булып, миңа бу яңалыклар авыр бирелсә дә, бирешмәячәкмен, аңлап, үз бизнесымда кулланырга уйлыйм», – дип, экспертлар сөйләгән һәр сүзне, мәктәп укучысы кебек, блокнотына язып барды.
Сәрия Хәйбуллина «Реацентр» үзәге җитәкчесе. Медицина клиникасы балалар неврологиясен дәвалауда махсуслаша. «Авыру балалар күплеге бизнес өчен, бәлки, яхшыдыр да, тик ана һәм кеше буларак, мин моңа бик борчылам», – ди ул. Сәрия ханым бигрәк тә аутизм диагнозы куелган сабыйлар күбәюен әйтте. «Безнең җәмгыятьтә ни өчендер әниләр авыру балалары белән ялгызы гына кала. Ә ул сабыйларны дәвалау өчен уникаль алымнар бар. Аларны өйрәнү, үзенчәлекле балаларның әниләренә безнең барлыкны белгертү, билгеле, IT-технологияләрсез мөмкин түгел», – ди ул.
Форумга җыелган хатын-кызлар бизнесларын үтә бер җылылык, аналарча кайгырту, хатын-кыз сизгерлеге белән алып баруларын һәм шундый ук партнерлар эзләүләрен әйтәләр. Әлеге мәйдан исә танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлекләр бирә. Нинди генә эшлекле ханым булмыйк, без иң элек – хатын-кызлар.
Җитди мастер-класслардан соң, гүзәл затлар чәчәк бәйләмнәре ясарга өйрәнделәр, авыр тормыш хәлендә калган сабыйларга ярдәм итү өчен хәйрия акцияләре уздырдылар, оештырылган күргәзмәләрдән үзләренә энҗе-сәйләннәрдән ясалган күз явын алырдай алка-муенсалар сайладылар.
Комментарий юк