Логотип
Яңалыклар

Татарстан бюджетының керемнәре дә, чыгымнары да арта


Җәйге яллар алдыннан уздырыла торган сессиядә депутатлар бюджетка кагылышлы закон проектын хуплады

Татарстаның “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы законына үзгәрешләр кертүне бүген республика парламенты депутатлары хуплады. Аның нигезендә, бюджетның кертемнәр өлешен 14 млрд 252,6 млн сумга, нигездә, “Кире кайтарылмый торган керемнәр” бүлеге хисабына 11 млрд 861,2 млн сумга арттыру карала. Закон проектын Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
“Кире кайтарылмый торган кертемнәр” бүлеге федераль бюджет, Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Россия Пенсия фондыннан субсидияләр, субвенцияләр һ.б. бюджетара трансфертлар, дәүләт корпорациясеннән – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан һәм “Моношәһәрләрне үстерү фонды”ннан акчалар хисабына арттыру күздә тотыла.

Әлеге акчалар авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме (6,761 млрд сум), юл хуҗалыгы өлкәсендә региональ программаларны үтәү (1,643 млрд сум), гражданнарның аерым категорияләрен дарулар белән тәэмин итү (959,4 млн сум), РФ субъектлары торак төзелеше программаларын кызыксындыру (460,3 млн сум), “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру ( 343,9 млн сум), гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү (341,2 млн сум), хезмәт базарында киеренкелекне киметү (299,4 млн сум) һ.б. максатларында тотылачак.

Моннан тыш, республика бюджетының агымдагы үтәлешен исәпкә алып, салым һәм салым булмаган керемнәрне 2 млрд 391,4 млн сумга арттыру тәкъдим ителә.

Татарстан бюджетының чыгымнар өлешен 17,699 млрд сумга, шул исәптән федераль бюджетның, федераль фондларның һәм дәүләт корпорацияләренең, коммерцияле булмаган оешмаларның максатчан акчалары буенча 12,025 млрд сумга арттыру тәкъдим ителде. Моннан тыш, агымдагы елда Федераль медицина иминияте фондының 2016 елның 1 гыйнварына калган 326,8 млн сум күләмендә акчасы перинаталь үзәк төзелешенә тотылуга расланган.

Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2016 елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 174, 851 млрд сум, чыгымнарның гомуми күләме 184, 131 млрд сум, кытлык 9,28 млрд сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгын финанслау чыганакларын Татарстан Республикасы бюджетының калган акчалары, акцияләр сатудан кергән акчалар һәм Татарстан милкендәге капиталда катнашуның башка формаларыннан алынган акчалар, юридик затларга республика бюджетыннан бирелгән бюджет кредитларын кире кайтарудан алына торган акчалар, федераль бюджет кредитлары тәшкил итә. Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тәэмин ителәчәк.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар