Логотип
Яңалыклар

Татар артистлары Кытайга җыена

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай халык республикасына барырга җыена.

Бирегә алар Кытай Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча бара. Кытайның Цинзян Уйгур автономияле өлкәсенең дүрт миллион халкының дүрт меңен татарлар тәшкил итә. Алар нигездә Урумчи шәһәрендә гомер итә. Татарстан артистлары шунда юл тотачак.

Биредә IV Халыкара бию фестивале оештырыла, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге. Халыкара проектта кыргыз, казах, үзбәк, төрек бию коллективлары катнаша. Ике елга бер уздырылучы әлеге фестивальдә татар артистлары беренче тапкыр катнаша.

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең фестивальдән тыш беренче чыгышы 21 июльдә нефтьчеләр шәһәре Карамайда уза. 200 елдан артык тарихлы Урумчида чыгышлар 22–25 июльгә, уйгурлар күпләп яшәгән борынгы Аксу шәһәрендә 26 июльгә тәгаенләнгән.

Иҗади сәяхәт программасына «Идегәй» татар халык эпосларына нигезләнгән «Идел-йорт», «Кетеки», «Ярмәк», «Фантазия» инструменталь-хореографик, «Алпамша» вокаль-инструменталь, «Каз канаты», «Җырла», «Җымытым» вокаль-хореографик композицияләре, «Шестяк», «Буталдым», «Зәңгәр томан», «Тыпырдык», «Керәшен чабатасы», «Казан сөлгесе» биюләре, «Ямщикәй», «Ахун көе», «Нижгар такмаклары» вокал номерлары кергән.

Кытайда яшәүче тамашачы татарларның борынгы уен кораллары авазын да ишетәчәк, ди музыкантларыбыз.

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/46035-tatar-artistlaryi-kyitayga-%D2%97yiena.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар