Логотип
Яңалыклар

Сыерыгыз икәүме, агачыгыз өчәүме?

Быелның 1 июленнән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башланып китә.

Бу гамәл 2005 елның 21 июлендә кабул ителгән 108-ФЗ санлы «Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу турында»гы Федераль закон һәм Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2013 елның 10 апрелендә имзаланган 316 нчы санлы «2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыру турында»гы Карары нигезендә башкарыла.

Исәпкә алу барышында ачыкланган мәгълүматлар яшерен, алар җәмәгатьчелеккә белгертелми.

Әлеге кампаниядә катнашучыларга берничә гади генә сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Кайберләренә алдан ук әзерләнеп тору кирәк. Алар түбәндәгеләр:

  • Җир кишәрлекләренең (йорт яны, басу җире, пай җирләре) гомуми мәйданы;

  • авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлек мәйданы;

  • җимеш агачлары, куакларының саны, йөзем һәм җиләк куакларының, башка төрле күпъеллык җимеш куакларының гомуми мәйданы

  • терлек, кош-корт, йорт куяны, мех өчен асралучы җәнлекләр, умарта саны.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар