Спортчылар депутатлар белән очрашты

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарындагы спорт структуралары җитәкчеләре Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары Ринат Хәйров һәм Марат Барыев белән очрашты. Очрашу барышында спорт өлкәсендә үсеш мәсьәләләре каралды.
Әлмәттә 50 метрлы яңа «Мирас» бассейны төзү күздә тотыла, велоюл салуның беренче этабы тәмамланып килә. Депутатлар алдына яңа гозер-сораулар да куелды. Төбәктә берничә балалар спорт мәктәпләре капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ, әлеге объектларны планга кертергә һәм финанслау мөмкинлекләрен табарга кирәк. Бүгенге көндә Түбән Мактама җирлегендәге спорт комплексы базасында яңа балалар яшьләр спорт мәктәбе ачу мәсьәләсе каралды һәм депутатлардан ярдәм соралды.
«Республикада физик культура һәм спортны үстерү республика программасы гамәлгә ашырыла. Без халыкның спорт белән шөгыльләнүенә барлык шартлар тудырылуын телибез. Бу – дәүләт мәсьәләсе, чөнки спорт – ул физик сәламәтлек, ә сәламәт халык – сәламәт ил, сәламәт икътисад. Төп эш, әлбәттә, җирлектәге белгечләр – физкультура укытучылары, тренерлар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иҗтимагый оешмалар җилкәсенә төшә. Ә без һәркем спорт белән шөгыльләнә алырлык шартлар тудырырга тиеш», – ди Ринат Хәйров.
Соңгы елларда Әлмәттә спорт үсешенә караган күп эшләр эшләнде. 600дән артык төрле спорт объектлары халыкка хезмәт күрсәтә. Алар исәбендә 8 балалар спорт мәктәбе бар, 23 спорт федерациясе һәм клублар эшләп килә. Ел саен районда республика, Россия, халыкара ярышлар уздырыла. Әлмәт VI Бөтенроссия спортның техник төрләре фестивале, «AlmetievskCUP» халыкара теннис турниры, аквабайка буенча Россия кубогы, бокс, грек-рим көрәше буенча Беренчелекләр һ.б. шундый ярышлар уздыру мәйданына әверелде.
Әлмәт районында 86 ишек алды спорт мәйданчыгы, 46 хоккей корты эшләп килә. Спартакиада хәрәкәтендә уннарча мең әлмәтле катнаша. Июнь аенда «Яшел Фитнес» проектына старт бирелгән иде. 30 июльдә Түбән Мактама җирлегендә яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Шәһәр пляжы мәйданында вейкпарк, скалодром, бауларда йөрү паркы, воркаут зонасы булдырылды.
http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.