Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы гран прие Россиядә калды

Кичә Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кичә булды.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов та катнашты. «Бу онытылмаслык 4 көн булды. Георгий Шенгелия рәислегендәге жюри бары иң яхшы фильмнарны гына сайлап алды, - диде ул һәм республика җитәкчелеге исеменнән барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте. - Сезнең күбегез бу көннәрдә Казанның су ареналарында булды һәм атлетларга көч биреп торды. Алар икенче елга Олимпия уеннарында катнашачак. Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөньякүләм финалын монда уздырган өчен әлеге федерациягә рәхмәт. Сүз уңаеннан, Россия спорт министры Виталий Мутко Франко Асани белән әлеге фестивальне киләсе елда кабат Россиядә уздыру буенча сөйләшүләр алып бара.»Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты федерациясе президенты Франко Аскани FICTS бүләген чемпионатның генераль продюсеры Диана Сәфәровага тапшырды. Ул шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка аерым бүләк тапшырды. Татарстан Республикасы да Франко Асканины бүләкләде.
«Культура — спортның аерылгысыз өлеше, ул рухи көч һәм белем бирү кыйммәтенә ия, - дип искәртте профессор Аскани. – Халыкара Олимпия комитеты, мәдәният һәм Олимпия мирасы комиссиясе әгъзасы буларак, чемпионатның әлеге оешма тарафыннан билгеләнүен, FICTS ка кергән 113 ил исеменнән, аның никадәр мөһим булуын искәртәсем килә.»
Франко Аскани Рөстәм Миңнехановка, Диана Сәфәрова җитәкчелегендәге оештыру комитетына, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, ММЧ вәкилләренә, жюри әгъзаларына әлеге чемпионатның финалын уздыруга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сез үзегезнең күп нәрсәгә сәләтле һәм искиткеч команда булуыгызны исбатладыгыз», - дип нәтиҗә ясады ул.
Диана Сәфәрова да финалның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләде. «Казан чираттагы тапкыр үзенең кунакчыллыгын һәм киң күңелле булуын исбат итте. Бу көннәрдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары рухи яктан көчле һәм бернигә дә карамастан көрәшергә, җиңергә әзер булучыларга багышланган дөньяның иң яхшы кинокартиналарын күрә алды», - диде ул.
«Спорт һәм реклама» номинациясендә «FINA – су спорты төрләре буенча чемпионат, Казан» (Россия) беренче урынны яулады. Шул ук номинациядә Россиянең «Лев Яшин — 85 лет» кинокартинасы икенче урынга лаек булды. «Кино һәм ТВ футбол» номинациясендә «Стихия Колотова»гә (Россия) тиңнәр булмады. «Спорт һәм җәмгыять» номинациясендә «Дополнительное время» (Россия) беренчелекне яулады, безнең илнең «Леночка, Наташа, Ильдарчик: заботимся о каждом фанате!» кинокартинасы өченче урынга чыкты. «Спорт анимациясе» номинациясендә «Хаста Сантьяго» (Швейцария) җиңүче дип табылды, «Каз белән Аккош» (Россия, Татармультфильм) өченче урынга лаек булды. «Документаль кино» номинациясендә «Девушка и море» (Непал) кинокартинасы, жюри фикере буенча, иң яхшы булып чыкты, икече урында Россиянең «ЦСКА. Начало» кинокартинасы. «Уен кино» номинациясендә беренче урынга «Мы будем чемпионами мира» (Сербия) фильмы лаек саналды. «Олимпия уеннары – олимпия рухы» номинациясендә «Дух в движении» (Россия) кинокартинасы арада иң яхшысы буларак сайланды.
Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы гран-приен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм жюри рәисе Георгий Шенгелия тапшырды. Төп бүләккә «Дух в движении» кинокартинасы лаек булды. «Фильмны караганда жюри әгъзаларының күбесе геройлар өчен борчылып утырды, кайберләре хәтта елады да», - диде Г. Шенгелия.
Fair Play халыкара комитеты президенты доктор Камути Йено Fair Playның махсус бүләген «FICTS 2015» оештыру комитеты әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм РФның атказанган тренеры Ольга Павлова һәм фестивальнең хөрмәтле кунагы, актер Алексей Воробьевка тапшырды. «Бүген искиткеч көн. Мин футбол белән 15 яшемә кадәр профессиональ шөгыльләндем, әмма әлеге бүләкне мин актер булгач кына ала алдым. Бу минем өчен бик көтелмәгән һәм мөһим бүләк», - диде актер.
«Опера на льду» (Италия), «Победитель Ильгам Мамедов» (Әзербайҗан) һәм Россия данын яклаган «Леди Хук» һәм «Сочи». Между прошлым и будущим» фильмнары махсус бүләккә ия булды. «Вставай и бейся» фильмына язылган музыкасы өчен Алексей Воробьевны да Георгий Шенгелия билгеләп узды. Искәртеп узабыз: Фәрит Дәүләтшин төшергән «Деди Хук» кинокартинасы РФның бокс буенча спорт мастеры, халыкара турнирлар һәм берничә тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, булачак химик фәннәр кандидаты, яшь спортчы Эльвира Азизовага багышланган. Яшь чагында ул, тормыш авырлыкларын җиңеп, үзенең көчле характеры, тырышлыгы һәм җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә, югары үрләр яулауга ирешә.
РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты тарафыннан Рәхмәт хатларын фестивальнең шәрәфле кунагы Николай Валуев тапшырды. Алар Хәлил Шәйхетдинов, Диана Сәфәрова, Франко Аскани, эшче төркем җитәкчесе Эдуард Ивановка бирелде
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/10/112293/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.