Логотип
Яңалыклар

“Сәхнә түгел – келәм үзенә тартты”

Әллә замана – безне, әллә үзебез замананы үзгәрттекме: бүген Сабан туйларында ир-атлар мәйданнан читкә качу җаен эзләсә, келәмгә хатын-кызлар чыгып бил алыша башлады. Берәүләр моны: “Тамаша!” дип бәяли, икенчеләре: “Юләрлек!” дип кул селти, ә кулына сөлге алып көрәшүче кызлар, маңгайдагы тирен сөртеп: “Чын спорт!” дип борын чөя.


Һәр фикердә үзенчә хаклык бар кебек. Берсенә дә өстенлек бирми генә, бүген сүзне көрәшче хатын-кызның үзенә бирергә булдык. Бездә кунакта - профессиональ рәвештә билбаулы көрәш белән шөгыльләнеп, әлеге спорт төрендә Татарстанның иң беренче дөнья чемпионы булып танылган көрәшчесе Екатерина Гыйниятуллина. Спорт үрләренә күтәрелгән вакытында тамашачыга Екатерина Арсеньева исеме аша таныш булган әлеге ханым бүген Теләченең иң титуллы көрәшчеләренең берсе – Илдар Гыйниятуллин белән ике бала үстерә. Гаилә мәшәкатенә чумган 27 яшьлек Екатерина келәмнән китсә дә, спорттан читләшмәгән әле.

“Кечкенәдән җиңелергә күнекмәдем”

- Казанда туып үстем. Әти ирекле көрәш белән шөгыльләнә иде. Шуңа да бию түгәрәкләре кызыксындырмады. Бала чакта нинди генә сәнгать мәктәбенә йөреп карамадым – берсе дә әсир итмәде. Шуннан “Ракета” спорт комплексындагы самбо түгәрәгенә язылдым. Кызларга да шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган бердәнбер көрәш түгәрәге иде бу.



Самбога чагыштырмача соң – 12 яшьтә генә килдем. Яшьтәшләрем ике-өч еллык тәҗрибә туплап өлгергән иде инде. Бер атна шөгыльләнүгә, җиңелүнең миңа хас сыйфат булмавын аңладым. Шунлыктан өйдә дә күнегүләр ясый идем. Әти башта моңа бармак аша карады, хәтта мине карарга спорт залына да килмәде. Хатын-кыз спорты түгел, янәсе. Шуңа да күнегүләргә әни белән йөрергә туры килде.

Шәһәр күләмендәге беренче турнирда командалы ярышта җиңелгәч, кәефнең кырылганы истә калган. Өйдә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүгә тагын да ныграк игътибар бирдем һәм ике айдан дәрәҗәлерәк ярышта өченче урынны яуладым. Осталык белән түгел, ә үҗәтлек белән ирешкән уңыш иде бу. Менә шуннан соң гына әтинең дә, тренерның да күзе ачылды. Шаккатып кына калмадылар, миңа игътибар да артты. Әти келәмдә көрәшнең хатын-кызларга да хас спорт төре икәнлеген, ә остазым миндә башкаларда булмаган сыйфатлар барлыгын таныды. Мин инде әти белән шөгыльләнә башладым.

“Урау юл үттем”

- Билбаулы көрәшкә кадәр үземне самбо, дзюдо, ирекле көрәштә сынап карадым. Һәм аларның барысы да билбаулы көрәштәге уңышларга нигез салуда булышты. Бигрәк тә, ирекле көрәш. Кадетлар арасында спортның бу төрендә Татарстанның беренче Россия чемпионы булып танылган идем. Сөенеп туя алмадым.



15 яшемдә үк инде миңа Олимпиадада катнашкан спортчы Ольга Смирнова белән бергә Николай Белов кул астында шөгыльләнергә туры килде. Күпләр аның кул астында шөгыльләнергә хыялланды. Киләләр, әмма азакка кадәр чыдый алмыйлар. Минем өчен иң авыр күнегүләр булды бу. Олимпия җыелмасы составына керүче спортчыларның ничек шөгыльләнүен күз алдына да китерә алмыйсыз. Ә миңа шулар белән бер залда күнегүләр уздырырга туры килде. Шуның нәтиҗәсендә Россия чемпионы булып танылдым. Менә шунда – көнгә өч тапкыр шөгыльләнгән вакытта, спортчыга ял да, бәйрәм дә булмавын аңладым.

“Билбаулы көрәшкә игътибар зур”

- Билбаулы көрәш мине бик тиз үзенә тартты. Россия, Европа, дөнья чемпионатында мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәреләсең, синең өчен Россия гимны уйный... Нинди рәхәт мизгелләр! Хәер, балачактан җиңәргә омтылып үстем. Һәр бала өчен спорттагы кечкенә генә җиңү дә – тормышындагы бер уңыш ул.

Ирекле көрәш – Олимпия спорт төре. Анда зур уңышларга ирешүе кыенрак. Җитмәсә, остазлар да юк дәрәҗәсендә.  Булганы да аерым бер көрәшче белән генә шөгыльләнә. Ә билбаулы көрәшкә караш башкачарак. Игътибар сизелә. Олимпия төре булмаса да, аны сайлавыма үкенмим.

Әлмәттә шөгыльләнеп, Казанда узган дөнья чемпионатында катнаштым. Беренче әйләнештә үк имгәндем. Ике ел узгач Мамадыш командасы өчен чыгыш ясый башлап, үлчәү авырлыгын да үзгәрттем һәм һәрдаим 58 килограммлылар белән бил алыштым. Алдагы биш елда әлеге үлчәү авырлыгының лидерына әверелдем. Шунысы да игътибарга лаек: ул вакытта әле яшь булсам да, өлкәннәр белән дә бил алыштым. Того башкаласы - Ломе шәһәрендә узган дөнья чемпионатында чемпион булып танылдым. Татарстанга кайткан бердәнбер алтын медаль иде бу. Моңа кадәр Татарстан хатын-кызларының билбаулы көрәштә дөнья чемпионы булып танылганы юк иде әле. Тора-бара уңышлар рәтенә Европа, Россия күләмендәге, Халыкара турнирдагы җиңүләр дә өстәлде...

“Булдыксызлар сүзе”

- Көрәш – хатын-кызлар өчен түгел, диләр. Бу сүзләр үзләре бил алыша алмаган, көрәшергә җайлашмаганнар авызыннан чыга. Чөнки алар җиңүгә омтылышның ни икәнен белми. Егетләр көрәшә икән, ни өчен кызларга ярамаска тиеш әле?



Төп җиңүләргә ике ел дәвамында килдем. Шул вакытта фәкать ир-атлар белән генә шөгыльләндем. Чөнки алар көчле һәм нык. Көнгә ике, хәтта өчәр тапкыр күнегүләр уздырып, профессиональ югарылыкка ирештем. Көчле генә түгел, хәйләкәр көрәшче сыйфатларын да үземдә булдыра алдым. Синең ничек җиңүеңне көндәшең аңламаска, ә хөкемдарларда бәхәс уянмаска тиеш.

“Сабан туе – көрәшчеләр өчен”

– Хәзер милли бәйрәмдә хатын-кызлар көрәшен дә күрәбез. Бәйрәмдә хатын-кызлар арасында гадәттә әзерлексез көрәшчеләр бил алыша. Чөнки күбесенә профессиональ көрәшчеләрне кертмиләр. Сүз дә юк, әзерлексез кеше белән профессиональ спортчы көрәшергә дә тиеш түгел. Әмма бил алышырга бернинди әзерлексез чыгу зыянлы. Шунысы хак: әзерлекле көрәшче көндәшен беркайчан да имгәтми. Көрәшчеләрнең җәрәхәт алуы күбрәк үзләренең әзерлексез булуы аркасында килеп чыга.

“Гаиләдә бер спортчы булгач җитә”

- Хәзер келәмнән киттем инде. Эшем күп вакытны ала. Хәзер мин юстиция лейтенанты, тикшерүче хезмәтен башкарам. Ниндидер этәргеч булса, уйлап карар идем әле. Ике тапкыр дөнья чемпионы булып танылдым, Россия күләмендә мине иң көчле көрәшче буларак беләләр. Тагын ни кирәк? Вакытында китүем белән бәхетле дә инде мин. Гаиләдә бер спортчы булгач җиткән. Ә минем балаларга – 4 һәм 5 яшьлек улым Илдан белән кызым Жасминга игътибарым күбрәк кала.



Шулай да күңел келәмгә тартыла. Ирем рөхсәте белән кайвакыт Илдарның бертуган сеңлесе – Гүзәлияне өйрәтү өчен келәмгә чыккалыйм. Ул да билбаулы көрәштә республика күләмендә уңышларга ирешә башлады. Аның ялгышларын хатын-кыз остаз гына күрә алуын аңлыйм. Шуңа да өйрәтәсем килә. Гүзәл затларның бил алышуы ир-атларныкыннан аерыла бит. Улым яисә кызым көрәшне сайласа, аларны өйрәтү өчен дә, һичшиксез, келәмгә әйләнеп кайтачакмын.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар