Логотип
Яңалыклар

«Серле татар» кем ул?

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Пенза өлкәсенең Качкару (Кутеевка) авылында яшәүче Фирдәвес Тумеркинаның үзенең ерак бабасы Мөхәммәдшакир Яваевка багышланган «Шакир-паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») китабын тәкъдим итү булды.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Пенза өлкәсенең Качкару (Кутеевка) авылында яшәүче Фирдәвес Тумеркинаның үзенең ерак бабасы Мөхәммәдшакир Яваевка багышланган «Шакир-паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») китабын тәкъдим итү булды.

...1884 ел. Качкару авылы мулласы Мөхәммәдшәрифнең бер улы – Мөхәммәдшакиры әтисенә Төркиягә китеп белем алу нияте барлыгын әйтә. Әмма ата кеше улының бу теләгенә каршы төшә. Ничә яшьтә булуына карамастан, баланың ата сүзеннән чыгарга хакы булмаган чорлар әле бу. 

Шакир үз хыялыннан чигенми, һәм ерак сәфәргә кузгала. Авылда аның хатыны Айникамал кала. Күкрәк астында бала йөрткән килеш кала... 

Мөхәммәдшәриф мулла гаилә эчендәгеләргә генә түгел, хәтта авылдашларына да улының исемен дә телгә алырга рөхсәт итми: егетне, чынлап та, озакламый оныталар. 

1875 елда аның улы Хәсән туа.
Бу вакыт әтисе инде илдән бик еракта була. Ул, чынлап та, Төркиягә кадәр барып җитә. Һәм иң беренче эш итеп, мәчеткә керә, һәм намаз укырга утыра. Ахырда, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ялвара-ялвара дога кыла... Шакирның дога укуын тыңлап торган мулла аның янына килә.
– Сез кем? Кайлардан килдегез? – дип сорый. 

Тыңлап торганнан соң, ул Шакирны үзе белән өенә алып кайта: Төркиядә аңа ярдәм кулы сузучыларның берсе була, Шакирны укуга да урнаштыра, гомумән, аны үз улы кебек күрә... 

Мөхәммәдшакир Яваевның Төркиядә узган юлын, аның Госманлы империясендә паша – генерал дәрәҗәсенә кадәр ничек итеп күтәрелүен кыскача гына итеп сөйләп чыгу мөмкин дә түгел. Төркиядә генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән беренче татар ул! 

«Серле татар» дип йөртәләр аны төрекләр. Шакир берничә тел белгән (аны җиде тел белгән, командирларның приказларын солдатларга тәрҗемә иткән, диләр), белемле, зирәк булган. Каршында утырган кешенең күзенә карап, аның уен белгән дип тә әйтәләр аның турында. Юкка гына Госманлы патша аны үзенә киңәшче итеп алмый. 

Төркиядә нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул үзенең татар булуыннан беркайчан ваз кичми. 

Туган авылы белән дә элемтәне өзми. 
Шактый вакытлар узганнан соң, әтисенә: «Хатыным белән улымны минем янга җибәр әле», – дип мөрәҗәгать итсә дә, Мөхәммәдшәриф мулла рөхсәт итми.

Шакир төрек кызына өйләнә. Аларның дүрт балалары туа, кызларына ул татар исемнәре куштыра: Салиха һәм Бәлкыйс. Төркиядә аның нәселе дәвамчылары бүген дә яши. 

Качкару авылында Шакир-паша биреп җибәргән акчага төзелгән таш мәчет бүген дә исән икән. Мәчет төзелешенә акча сорап Төркиягә аның янына махсус баралар. «Үземнең дә мондый теләгем бар иде», – дип, Шакир-паша ул акчаларны бик теләп бирә. 

Туган авылыннан киткәндә әнисе аңа намазлык биреп җибәргән була: Шакир гомер буе намазын бары шул намазлыкта укый... 

Фирдәвес ханым Шакир-паша турында әбиләре сөйләгәннән белеп үсә. Стенага эленгән келәм артында яшереп саклаган фоторәсеме белән дә бик иртә таныша: Шакир-паша аны үзе хат белән кайчандыр әтисенә җибәргән була. Ерак бабасының тарихын өйрәнүгә ул 30 ел гомерен багышлаган! Әмма ак таплар һаман да бар әле – Фирдәвес ханым эзләнүләрен дәвам итә. Аның инде Шакирның әтисе Мөхәммәдшәриф мулла турындагы китабы да язылып әзер диярлек. Качкаруда Мөхәммәдшәриф мулланы бүгенгәчә хәтерлиләр – аның каберенә хәзер дә кеше өзелми икән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу татарның кеме генә юк! Ә китапны кайдан табарга була икән? сатуда бармы?

    Хәзер укыйлар