Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналы редакциясе һәм «Гаилә медицинасы клиникасы» (җитәкчесе – Елена Борисовна Капицкая) Балтачта уртак акция уздырдылар.

«Сөембикә» журналы редакциясе һәм «Гаилә медицинасы клиникасы» (җитәкчесе – Елена Борисовна Капицкая) Балтачта уртак акция уздырдылар.

 2015 елның беренче яртысына журналга язылган хатын-кызларны Балтач район больницасында «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләре бушлай кабул итте. Белгечләр арасында югары категорияле акушер-гинекологлар, репродуктолог, онколог-маммолог, эндокринолог бар иде.

Клиниканың төп девизы – «Гаилә – сәламәт булырга тиеш!» Һәр иртәне елмаеп каршы алганда, каядыр йөгерергә, нәрсәдер эшләргә теләгең һәм көчең булганда гына, яшәү – бәхет ул! Якыннарың исән-сау һәм саләмәт икән, синең дә җаның тыныч...

Табибларга күренергә килгән Балтач районы ханымнары «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләреннән бик канәгать калды. Язгы якта бу акцияне тагын уздыруны сорадылар. «Районнан чыкмыйча, табибларга күрендек, төпле киңәшләр алдык, һәм... ярты елга «Сөембикә»ле дә булдык», – диделәр алар.

Акцияне уздыруда ярдәм иткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинга, Балтач район больницасының баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиевка, больницаның өлкән шәфкать туташы Хафиза Рамазан кызы Әсхәтдиновага рәхмәтләребезне белдерәбез.

Узган ел шушындый ук акцияне редакция Кайбыч районында уздырган иде. Ул вакытта «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләре күбрәк балага уза алмаган хатын-кызларны кабул итте. Икенче тапкыр әни булырга өметләнеп, шактый шифаханә юлларын таптаган, әмма нәтиҗәсен күрмәгән Гөлназ ханым (Иске Тәрбит авылы) ул көнне: «Шушы табибларга гына күренәм дә, башка йөрмим инде. Ходай насыйп итмәгәндер, күрәсең», – дип килде. Аны югары категорияле акушер-гинеколог, репродуктолог Елена Капицкая кабул итте. Быел яз Кайбычтан сөенечле хәбәр алдык: Гөлназ әни булган!

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар