Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» һәм «Башкортостан кызы»: берсе – апа, берсе – сеңел

Уфада, «Конгресс-хол» күңел ачу үзәгендә «Башкортостан кызы» журналының юбилеен зурлап билгеләп уздылар. Аның чыга башлавына 50 ел тулды. «Наз да, яз да, ут та без үзебез!» дигән бу кичәгә безнең «Сөембикә» журналы да чакырулы иде.  
«Башкортостан кызы» журналының беренче санын 1968 елда, 8 Март бәйрәменә турылап чыгаралар.
– Әмма журналны оештыру эшләре бер ел алдан башланды, – дип сөйли Роза Барый кызы Зиннәтшина. – Редакция башта өч кенә кешедән торды. Редактор итеп шагыйрә, язучы Катибә Кинйәбулатованы билгеләделәр. Җаваплы секретарь итеп Рәми Гариповны куйдылар. Мин бу вакыт әле укыйм гына, буш вакытымда «Агыйдел» журналына  рәсемнәр ясап китерә идем. «Нигә башка кеше эзләргә, менә әзер рәссам бар бит», – диделәр дә, әле бер саны да дөнья күрмәгән журналга мине рәссам итеп алдылар. 

Эшне кайдан башларга икәнен беребез дә белми – мине Казанга, «Азат хатын» журналына бер айга стажировкага җибәрделәр... Ул чакта сезнең журналның редакторы Асия Фәрит кызы Хәсәнова иде. Абруйлы, дәрәҗәле ханым! Ә рәссамы – Илдар Әхмәдиев иде. Казанда уздырган ул бер айны әле дә хәтерлим... Редакция коллективы миңа бик игътибарлы булды: эшкә дә өйрәттеләр, шәһәрне дә күрсәттеләр. Типографиянең ни икәнен дә шунда белеп кайттым... Аннан районнарга чыгып, тираж җыюлар башланды – юлдан кайтып кермәдек: республиканы берничә кат урап чыктык. Очрашулар оештырабыз, яңа чыгачак журнал турында сөйлибез... 1975 елда тиражыбыз инде 65 меңгә җитте.
Журнал бик озак еллар мин ясаган «шапка» белән чыкты. Дистә еллар журнал битеннән төшмәгән «Сердәш» рубрикасына да кайчандыр исемне мин биргән идем...
«Башкортостан кызы» журналының иң беренче журналистларының берсе Мәрьям ханым Буракаева да юбилей кичәсендә катнашты. Аңарда да хатирәләр байтак.
– Мине, Әнисә Таһированы (язучы, тәрҗемәче, Зәйнәб Биишев исемендәге премия лауреаты) эшкә алганда, журналның әле редакциясе дә, утырырга бүлмәләре дә юк иде, – дип искә төшерде ул. – Еш кына безнең фатирда җыела идек. Минем әле декрет ялында утырган вакыт: бер бүлмәдә журнал проблемаларын хәл итәбез, шунда ук балалар да уйнап йөри...
Катибә Кинйәбулатованы ун елдан соң Рәкия Рөстәмова алыштыра. Аннан журналны шагыйрә Гөлфия Иделбаева-Юнысова җитәкли. («Башкортостан кызы» журналында эшләгән елларым турында истәлек китабы язып ятам», – диде ул үз чыгышында.) Шагыйрә Йомабикә Ильясованы редактор урындыгында утырганда депутат итеп сайлыйлар – бүген ул Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисе урынбасары. Сәхнәгә ул да күтәрелде – үзенең элеккеге коллегаларын бәйрәм белән котлады. 

2013 елдан башлап, «Башкортостан кызы» журналын шагыйрә, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Гөлназ Котоева җитәкли. 
Кичәгә  журналның якын дуслары, тугры укучылары җыелган иде. Редакция соңгы вакытта үткәргән берничә бәйгенең җиңүчеләренә бәйрәм сәхнәсеннән бүләкләр тапшырылды. (Әниләргә багышлап үткәрелгән «Әсә йөрәге» («Ана йөрәге») бәйгесе җиңүчеләре арасында Татарстанлылар да бар иде.) «Башкорт курчагы», алъяпкычлар бәйгесендә җиңгән эшләрдән «Конгресс-холл» бинасында бу көнне күргәзмәләр дә эшләде. 

Бер гасырдан артык тарихы булган «Сөембикә» журналы белән үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән «Башкортостан кызы» журналы кебек бер-берсенә бик якын булган басмалар төрки дөньяда башка юктыр. Безнең күтәргән темаларыбыз да бер-берсенә бик якын, журнал битләрендә кайчак бер үк геройлар турында язабыз. Хәтта укуыбыз да уртак безнең! «Башкортостан кызы» әле чыга башлаганчы башкорт әсәйләре, башкорт апайлары безнең «Азат хатын» журналын алдырып укыган. Татарстанның башкорт иленә якын районнарында һәрвакыт өйләргә ике журнал килгән: «Азат хатын» («Сөембикә») һәм ««Башкортостан кызы». Шулай булгач, бу безнең уртак бәйрәм.
Коллегаларыбызны – ут күршеләребезне юбилейлары белән котлыйбыз! Иҗат уңышлары телибез! Укучылары күп булсын. Аларның эшен бәяли белгән, тугры укучылары...
   

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, "Сөйөмбикә", бик матур итеп "Башҡортостан ҡыҙы" журналы байрамынан материал әҙерләгәнһегеҙ. Ысынлап та, ике туғандаш халыҡ яратып уҡыған "Сөйөмбикә" менән "Башҡортостан ҡыҙы" журналдары кеүек төрки донъяла башҡа баҫмалар юҡтыр. Шуға күрә лә беҙгә бергә булырға, ныҡ булырға, бер-беребеҙгә һәр ваҡыт иғтибарлы булырға кәрәктер. Айырыуса, йәш быуынды ошо юҫыҡта үҫтерергә кәрәк!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ҙур рәхмәт коллегаларыбыҙға! Иғтибарығыҙ, хәстәрегеҙ, йылы мөнәсәбәтегеҙ өсөн! Байрамда ҡатнашып, һеҙ уға йәм өҫтәнегеҙ! Сығышығыҙ ҙа тулҡынландырғыс булды! 100 йыллыҡ юбилейығыҙға ла онотмай саҡырҙығыҙ! Ундай саралар ниндәй кимәлдә булырға тейешлеген аңлап, күреп ҡайттым. Ҙур рәхмәт, Гөлнур ханыма, Ландыш туғаныма! Ә инде яңы мөхәррир Гөлнара Ильяс ҡыҙы Сабироваға ижади уңыштар, еңел булмаған йөктө тартырға көс-ҡөҙрәт, илһам теләйбеҙ. "Башҡортостан ҡыҙы" исеменән, Гөлназ Ҡотоева

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юбилеегез котлы булсын, уңышлар телим! Язга, назга тап булыгыз, баскан җирдән ут чыксын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          "Сөембикә" ҡыҙҙары! Журналдың башланған мәлен йылы итеп яҡтыртҡанығыҙ, тәүге журналистарҙы иҫкә алғанығыҙ өсөн ихлас рәхмәт! Уңыштар һеҙгә!

          Хәзер укыйлар