​Сәүдә турындагы закон кемне яклый?

Татарстан Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе сәүдә турындагы федераль законның үтәлешен тикшерүгә кереште.

Мәгълүм булганча, 20 июльдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре илдәге аеруча социаль әһәмиятле законнарның үтәлешенә һәм нәтиҗәлелегенә игътибар арттырылачагын белдергән иде. Аерым алганда, «Бердәм Россия» депутатлары тәкъдиме белән кабул ителгән кануннар – сәүдә турындагы закон, кулланышсыз яткан авыл хуҗалыгы җирләрен кулланышка кертү турындагы закон, Урман кодексына кертелгән үзгәрешләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законның төбәкләрдә ничек үтәлүен ачыкларга карар кылынды.

Татарстанда бу эшкә Дәүләт Советы депутатлары кереште. Республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга белдергәнчә, «Бердәм Россия» фракциясе сәүдә эшчәнлеге турындагы законның үтәлешен мониторинглау белән шөгыльләнүче төркем төзегән. Аның составына депутатлар, юристлар һәм тикшерү органнары вәкилләреннән тыш, сәүдә өлкәсе өчен җаваплы дәүләт оешмалары, эшкуарлар һәм җитештерүчеләр дә кергән.

Шунысын әйтергә кирәк: сәүдә турындагы күптән түгел яңартылган закон җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, сатучылар, һәм, иң мөһиме сатып алучыларның мәнфәгатен яклау максатын куя. Татарстан депутатлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, эре сәүдә челтәре вәкилләренә мөрәҗәгать иткән инде.

Татарстанда мониторинг төркемен ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьне файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җитәкләде. Федераль дәрәҗәдә исә әлеге социаль әһәмиятле законнарның үтәлешен мониторинглау төркеменә РФ Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе Ирина Яровая җаваплы.

– «Бердәм Россия» базардагы һәр як өчен дә гадел шартлар булдыру өчен тырыша. Үз җирлегебездә экологик чиста һәм кайдандыр китерелгәннән арзанрак азык-төлек җитештерүчеләрнең, шулай ук сатучыларның һәм, әлбәттә, сатып алучыларның мәнфәгатен яклаучы законнарның үтәлешен тәэмин итү өчен бүгенге вәзгыятьне ачыклау таләп ителә, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу закон республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукцияләрен эре сәүдә челтәрләре аша сатарга мөмкинлекне арттырыр, сәүдә һәм куллану базарында сыйфатны күтәрер, үз товарларыбызны сату исәбенә бәяләрне авызлыкларга ярдәм итәр, дип өметләнәбез.

«Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләве нигезләре турында»гы федераль законга һәм Россиянең Административ хокук бозулар турындагы кодексына быел июль аенда үзгәрешләр кертелде. Эре сәүдә челтәрләренең бәяләр сәясәтен тәртипкә китерү, азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклы итеп саклау бурычын куйган бу законнар 2017 елның 17 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Әлеге мәсьәләләр «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының чираттагы утырышында да күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә турындагы закон эре сәүдә челтәрләренә генә түгел, шәһәр һәм районнардагы сәүдә нокталарына да кагылуын искәртте.

Үзгәрешләргә килгәндә, мәсәлән, азык-төлек җитештерүчедән аның товарларын кабул итеп алган өчен сатучы акчалата түләүне элекке кебек 10 процент күләмендә түгел, ә 5 проценттан арттырмаска тиеш. Шулай ук әле бу суммага товарларны сатуга әзерләү, эшкәртү һәм капларга тутыру хезмәте чыгымнары да кертелә.

Закон сәүдә челтәрләренең киштәләренә товарларыңны үткәрү өчен «керү билеты» түләүне, ягъни төрле комиссияләрне һәм башка шундый килешүләрне тыя. Моннан соң сәүдә челтәрләре үзләренең интернет сайтларында азык-төлек товарларын кабул итү турындагы килешүләрнең бөтен шартлары турында тулы мәгълүмат язарга тиеш.

– Закон Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең вәкаләтләрен киңәйтә. Монополиягә каршы законнарның үтәлешен тикшерүдән тыш, хәзер аларга сәүдә челтәрләре һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итүчеләрнең хокуклары, бурычлары үтәлешен тикшерү хокукы да бирелә, – ди Таһир Һадиев.

Тикшерү нәтиҗәләре «Бердәм Россия»нең август азагында Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка әлеге законнарга бәйле вәзгыятьнең торышы белән таныштыручы докладында урын алачак.

http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5688
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2685
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4352
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2304
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1969
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек