Логотип
Яңалыклар

Сайлауларда яшьләрне аеруча көтәләр

Сайлау кампаниясенең финиш сызыгына якынлашабыз. Бу мөһим датага кадәр айдан кимрәк вакыт калып бара. Депутатлыкка кандидатлар тулы көченә агитация эшләрен җәелдерде. Барысы да, әлбәттә, бу мөһим чараны игътибарсыз калдырмаска һәм үзләре өчен тавыш бирергә өнди.


18 сентябрь көнне һәркем, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр, теркәлү урыны буенча сайлау участогына килеп, үз бурычын үти ала. Республикабызда барлыгы 2 миллион 933 мең сайлаучы исәпләнә. Аларның һәркайсы да сайлап алу участогына килеп җитмәс, билгеле. Әмма республикабызда, һәрвакыттагыча, гражданнарның активлыгына өмет итәләр.

– Сайлап алучыларның 1 проценты гына сайлау участокларына килеп тавыш бирсә дә, сайлаулар узган, дип исәпләнә. Сайлаучыларның минималь чиге билгеләнмәгән. Әмма Татарстанда мондый хәл күзәтелмәячәк, – дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.


 

фото: tatar-inform.ru


Барыннан да бигрәк сайлау участокларына яшьләрне җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. 18-35 яшьтәгеләр барлык сайлап алучыларның 30 процентка якын өлешен тәшкил итә икән. 33 мең егет-кыз быел, гомумән, беренче тапкыр тавыш бирүгә килер, дип көтелә. Ә 99 татарстанлының нәкъ менә 18 сентябрьдә туган көне булачак икән. Әлеге яшь сайлаучыларга бүләкләр әзерләнәчәк, дип хәбәр ителде.

Бу көнне билгеләнгән участокка килә алмаучыларга исә,  башка урында сайлау хокукы бирә торган таныклыклар тапшырыла башлаган. Татарстаннан чит илгә ял итәргә китүчеләр дә әлеге документны алып, шул илләрдә үз кандидаты өчен тавыш бирә алачак. Чит илләрдә яшәүче гражданнарга да беренче тапкыр үз конституцион хокукларыннан файдалану мөмкинлеге тудырылган. 147 илдә моның өчен шартлар булдырылачак.

Сайлаулар катнаш система буенча узачак. Бу кандидатлар арасында көндәшлекне арттыра, әмма сайлау комиссияләренә эшне күпкә авырайта. Сайлаулар үткәрү белән бәйле федераль законнарга еш кына үзгәрешләр кертелә. Быел да сайлаулар үткәрү буенча бер төркем яңалыклар бар.

– Бу гадәти күренеш. Законнар камилләшергә тиеш. Без әле хокукый дәүләт төзү стадиясендә генә. Алга таба да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, – дип билгели Әгъзам Гобәйдуллин.

Хәзер партияләр һәм кандидатлар участок комиссиясенә үзләреннән иң күбе 2 кеше генә билгели ала. Элек мондый чикләүләр юк иде. Күзәтүчеләргә фото һәм видеога төшерү рөхсәте бирелү дә яңалык булып тора. Шулай ук комиссия әгъзалары күзәтүчене сайлау участогыннан чыгаруны хәл итә алмый, бу карарны суд кына кабул итәргә тиеш. Матбугат вәкилләре исә сайлау участокларында фото һәм видеога төшерү өчен алдан аккредитация узарга тиеш.

Бүгенге көндә бюллетеньнәрнең формасы һәм тексты раслана. Зурлыгы буенча алар А4 форматы тирәсе 21х60 сантиметр булачак, дип билгеләнгән. Бермандатлы округлар буенча сайланучыларның бюллетене яшькелт төстә булса, партияләр исемлеге урнаштырылганы – ак булачак.

Сайлауларның гадел үтүе катгый контрольдә булачак. Һәрбер участокта күзәтүчеләр эшләячәк. Хәтта чит илләр дә үз вәкилләрен юллар, дип көтелә.  Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә 1 миллионнан артык халкы булган шәһәрләрдәге сайлау участокларында видеокамералар урнаштырылырга тиеш, дигән карар кабул ителгән. Димәк башкалабыз Казанда сайлаулар видеокүзәтү астында барачак.

Барлыгы башкалабызда 416 участок эшләячәк. Аларның һәркайсында икешәр камера куелачак – берсе бюллетеньнәр салыначак тартмага “карап торса”, икенчесе гомумкүренешләрне төшерәчәк. Җиһазларның 75кә якыны он-лайн режимда эшләсә, калганнары сурәтне яздырып барачак. Барлык камералардан да он-лайн трансляцияләр оештыру артык кыйммәткә төшә, дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

сылтама - http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар